Олег Коробченко: «Кытай белән хезмәттәшлек – экспортны киңәйтү генә түгел, эчке базарны үстерү дә»

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә Татарстан делегациясе республика рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Татарстан компанияләре вәкилләре керде.

Делегация Шэньчжэньда Кытайның көньяк-көнчыгыш Азия югары технологияләре күргәзмәсен ачуда катнашты.

«Без Кытайның иң эре компанияләренең эшләнмәләре белән таныштык. Республика Рәисе белән бергә микросхемалар, чиплар һәм программа тәэминаты җитештерү стендында булдык, – диде Олег Коробченко. – Кытайдагы коллегалар тәкъдим иткән интеллектуаль чишелешләр Татарстан өчен өстенлекле, болар – акыллы шәһәр, акыллы йорт. Хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлеше булып электромобиль төзелеше дә тора. Якын арада Кытай компанияләренең мөмкинлекләрен өйрәнү һәм алга таба хезмәттәшлек итү өчен республикадан белгечләр җибәрәчәкбез».

Ул шулай ук, Татарстан нефтехимия тармагын үстерү, нефть продуктларын экспортлау белән кызыксына, дип тә өстәде:

«Без җитештерелгән кушылмаларның күләмен генә түгел, ә төрлелеген дә арттырырга уйлыйбыз – мәсәлән, аз тоннажлы химия. Кытай белән хезмәттәшлек экспортны киңәйтү генә түгел, ә эчке базарны үстерү дә, анда моңа кадәр безнең ил продукты булмаган. Хәзер без Кытай сәнәгать җиһазларын импортларга планлаштырабыз, әмма киләчәктә үзебезнекен эшләргә һәм кертергә ниятлибез».

Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә делегациянең Кытайның Шаньдун провинциясенә, Дунъин шәһәренә визиты булды, анда нефть эшкәртүне үстерү өчен кирәкле җиһазлар китерү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белән бергә Олег Коробченко автомобильләр, аккумуляторлар, электроника җитештерүче BYD компаниясендә булды, шулай ук водород ягулык элементлары технологияләренә махсуслашкан Hynovation предприятиесендә булды.

«Бу безнең КХР беренче визитыбыз түгел инде. Хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре дә үлчәнерлек. 2023 елда Татарстан белән Кытай арасында сәүдә күләме 2 млрд доллардан артып китәргә мөмкин. Шул ук вакытта Татарстанның Кытайга экспорт өлеше арта. Кытайлар әйтмешли: мөмкинлек бер тапкыр гына ишек кага. Безнең компанияләр бу ишек кагуны ишеттеләр һәм Кытай базарларына активрак чыгалар, анда үз товарларын кулланучыларны һәм яңа тәэмин итүчеләрне табалар», – дип йомгаклады Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International