Татарстан делегациясе Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә 26–28 сентябрьдә Дуньинда нефть һәм нефть химиясе технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсендә катнаша. Катнашучылар арасында – Татнефть, Таграс, Шешмаойл һәм республиканың башка компанияләре.
«Дунъин – Кытайның нефть җиһазлары һәм химия сәнәгате җитештерү буенча төп сәнәгать шәһәре. Һәм биредә уртак нәрсәләребез күп безнең. Нефть-газ-химия комплексы – Татарстан икътисадында иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Ул тулай төбәк продуктының өчтән берен китерә. Минемчә, без Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекнең үзара файдалы юнәлешләрен табарбыз. Әлеге күргәзмәдә катнашучылар күрсәтә торган иң яхшы казанышлар Кытайда, Россиядә нефть химиясе үсешенә яңа этәргеч бирерләр һәм уртак проектларга нигез салырлар дип ышанам», – дип билгеләп үтте күргәзмә барышында Олег Коробченко.
Бүген министр шулай ук шәһәр җитәкчелеге белән очрашу үткәрде һәм, республиканың икътисадый һәм мәдәни потенциалын тәкъдир итеп, Дунъин белән Татарстан арасында сәнәгать өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу конференциясендә катнашты.
«Без Кытай партнерларыбыз белән урнашкан дустанә мөнәсәбәтләрне югары бәялибез. Безнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүдә үзара кызыксыну турында тышкы сәүдә әйләнеше дә сөйли. 2022 елда ул рекордлы күрсәткечкә иреште һәм 1 млрд 600 млн АКШ доллары тәшкил итте. Агымдагы елның яртысында гына да без узган елгы бөтен әйләнешкә ия, – дип ассызыклады Олег Коробченко. – 2023 елда без Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Шаньдун провинциясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек өлкәсендә килешү имзалануның 15 еллыгын билгеләп үтәбез. Татарстан Хөкүмәте һәм Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлек турында 7 килешү имзаланды».
Ул искәртеп узганча, 2021 елда Кытай Дунъины һәм Татарстан Әлмәт арасында дустанә хезмәттәшлек урнаштыру турында тугандаш килешү имзаланган. Шул исәптән, Дунъин Һөнәр институтының һәм Әлмәт дәүләт нефть институтының халыкара хезмәттәшлеге турында меморандум имзаланды һәм әлеге югары уку йортларында рус һәм кытай телләрен өйрәнү үзәкләре ачылды.
«Безнең эш Горшков Евгений Владимирович, Кытайның 2015 елдан бирле Казанда эшләүче Генераль консуллыгы җитәкчелегендә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге ярдәмендә бик тиз үсә. Кытай хезмәттәшләре белән КАМАЗ, Татнефть, Эйдос кебек Татарстан предприятиеләре тыгыз хезмәттәшлек итә», – дип билгеләп үтте министр һәм республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган уртак инвестиция проектларына аерым тукталды. Аерым алганда, ул «Хайер»ның (кер юу машиналары, телевизорлар, суыткычлар, суыткыч һәм электр кухнясы җиһазлары җитештерү заводларының) уңышлы тәҗрибәсен телгә алды.
Иртәгә эш сәфәре программасында берничә Кытай предприятиесендә һәм икътисадый үсеш зонасында булу күздә тотыла.