Татарстанның 650 компаниясе хәзер Газпромны тәэмин итә

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бу хакта ММЧ вәкилләренә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко 2022 елда Татарстан нефть-газ химиясе форумы нәтиҗәләре һәм бүгенге масштаблы чараның бурычлары турында сөйләгәндә хәбәр итте.

«Форумның төп бурычы – безнең барлык предприятиеләрне – кече һәм урта предприятиеләрне эре холдинглар, корпорацияләр белән кооперацияләү. Бездә Газпром, Газпромнефть, Татнефть, Транснефть катнашында 4 «Тәэмин итүче көне» узды. Узган елгы Тәэмин итүче көненнән соң Газпромның хәзерге вакытта үзе белән өстәмә 650 Татарстан компаниясенең эшләве турында игълан итүе – моның яхшы мисалы булып тора. Бу безнең нефть һәм газ химиясе җиһазлары җитештерүче һәм тармакта хезмәт күрсәтүче предприятиеләр өчен зур базар. Бу безнең республикага керә торган акча агымы, – дип билгеләп үтте министр . – Эре корпорацияләр өчен форум яңа тәэмин итүчеләр, конкурентлык бәясе, яңа хезмәтләр алу, чит ил компанияләре белән тәҗрибә уртаклашу, шулай ук дус илләрдә импортны алмаштыруның яңа урыннарын эзләү мөмкинлеге. ТНФ барлык тармак компанияләре белән бер урында аралашу мөмкинлеген бирә һәм безнең предприятиеләрдә яңа проектлар барлыкка килүгә ярдәм итә. Форумда технологияләр алмашу бик мөһим. ТНФда безнең югары уку йортлары, нефть чыгару, нефть химиясе мәсьәләләре белән шөгыльләнүче фәнни институтлар тәкъдим ителде. Һәм студентлар өчен тәҗрибә уртаклашу һәм яңа файдалы мәгълүмат алу өчен трансфер оештырылды.

Ул шулай ук форумда Кытай Дунъины һәм Татарстанның сәнәгать кластеры арасында; Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) һәм «Татнефть», «Газпромнефть — сәнәгать инновацияләре» компанияләре арасында нефть химиясе сәнәгатен үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук «Дөнья нефть советының Россия милли комитеты» һәм «Казан Экспо» ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануы турында да хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, ТНФда Россия һәм чит илләрдән 180дән артык компания вәкилләре, Кытай, Белоруссия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Баһрәйн, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Экваториаль Гвинея һ.б. делегацияләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International