Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Мисыр Гарәп Республикасына эш визиты белән килде

2023 елның 22 августы, сишәмбе

19-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Мисыр Гарәп Республикасына эш визиты белән килде. Ул Татарстан делегациясен җитәкли, аңа КАМАЗ, Татнефть, ТАНЕКО, Промэнерго һәм башка предприятиеләрнең вәкилләре керә.

Визитның төп максаты – Мисыр Гарәп Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук Россия Сәнәгать зонасының потенциалын өйрәнү.

Программада Сәүдә вәкиле вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Прокофьев, Мисыр Гарәп Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Әхмәт Самир һәм Мисырда Россия эшләрендә вакытлыча вәкаләтле вәкил Юрий Матвеев белән очрашу, Россия сәнәгать зонасына һәм Мисыр Гарәп Республикасының инвестицияләр һәм ирекле зоналар идарәсенә бару күздә тотыла.

Эш визиты кысаларында Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы шулай ук «Мисыр-Татарстан» бизнес-форумында да катнашты.

«Безнең визит Россия һәм Мисыр Гарәп Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 80 еллыгына туры килде», – диде ул, бизнес-форумда катнашучыларны сәламләп.

Олег Коробченко Татарстан компанияләренең медицина симуляторлары, йөк техникасы һәм запас частьләр, нефть химиясе продуктлары, трактор техникасы, авыл хуҗалыгы продукциясе, интеллектуаль исәпкә алу приборлары һәм энергия ресурсларын исәпкә алу системалары өчен компонентлар белән тәэмин итүне оештыру һәм башка төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International