Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 узачак

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  җитәкчелегендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 чарасына әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татнефть», «Газпром», «Татнефтехиминвест-холдинг», «Газпром межрегионгаз Казан», «СИБУР» вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Форум «Казан Экспо» территориясендә 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр узачак. Ул республикада нефть чыгаруның 80 еллыгына багышланачак.

Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 чарасында түбәндәгеләр көтелә:

  •  «TatOilExpo» халыкара күргәзмәсе;
  • 4 халыкара һәм 1 бөтенроссия конференциясе;
  • «СИБУР» ГАҖнең 2 конференциясе;
  • Кытай делегациясе конференциясе;
  • 6 түгәрәк өстәл;
  • 4 Тәэминатчы көне.

«Татарстан нефть-газ химиясе форумында 160тан артык компания катнашачак, шул исәптән чит илләрдән – Иран, КХР, Беларусь Республикасы, Камерун Республикасы, Үзбәкстан Республикасы һәм башкалар», – дип хәбәр итте киңәшмәдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Марат Миңнебаев.

Оештыручылар – РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Табигать министрлыгы, ТР Рәисе һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан Экспо» АКО.

Тулырак мәгълүматны Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 сайтында белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International