Сакчыл технологияләр Россия машина төзелешендә хәлне ничек үзгәртә һәм яңа технологик үсеш әзерләү этабында тармакның алга таба үсешенә ничек итеп йогынты ясый ала? Бу сораулар 20 июль көнне Казанда узачак «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумы «Машина төзелеше: хәзергесе һәм киләчәге (https://forum-360.ru/ru/)» кысаларында профильле сессиягә җыелачак машина төзелеше тармагы лидерларының игътибарын җәлеп итәчәк. Катнашучылар арасында Россиянең әйдәп баручы автомобиль төзү компанияләре, шулай ук авыл хуҗалыгы, энергетика һәм башка сәнәгать җиһазлары җитештерүчеләр бар.
ФКҮ мәгълүматлары буенча, сакчыл җитештерү инструментларының нәтиҗәлелеген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы 550дән артык машина төзелеше компаниясе бәяләгән. Бу предприятиеләрнең гомуми кереме 1 трлн сум тәшкил итә.
«ФКҮ 6 нчы ел Россия компанияләренә сакчыл җитештерү методикаларын һәм инструментларын кертү хисабына үсеш алырга ярдәм итә. Гади генә әйткәндә, без барлык нәтиҗәсез процессларны бетерәбез, җитештерү чыгымнарын киметәбез һәм аларның нәтиҗәлелеген арттырабыз, – дип сөйли ФКҮ генераль директоры Николай Соломон. – Без җитештерүне оптимальләштергән 300 машина төзелеше предприятиесендә өстәмәнең гомуми үсеше 17 млрд сум тәшкил итте».
Аның сүзләренчә, илкүләм проектта катнашучылар арасында ФКҮ җитештерү күләмен шактый арттырган, үз үсешенә, җитештерүне киңәйтүгә салынган өстәмә табыш алган компанияләрнең зур өлешен теркәп бара.
Мәскәүнең локомотив-ремонт заводы (МЛРЗ) нәтиҗәле үсешнең ачык мисалы булып тора. Предприятиедә вагоннар җыю процессы стандартлаштырылган һәм махсус комплектлау бүлеге булдырылган.
«Шуның ярдәмендә генә дә вагонны җыю процессының барышын өч тәүлеккә кыскартырга, җыю буенча тәүлеклеклек җитештерүне арттырырга мөмкин булды. Тәмамланмаган җитештерү күләме дә 46 дан 40 вагонга кадәр киметелде», – дип сөйләде МЛРЗ генераль директоры Павел Добриков. Экспертлар ярдәме белән ФКҮ керүче заказлар күләмен арттыру һәм җитештерү куәтләрен арттыру перспективасында кулланыла алачак яшерен җитештерүчәнлек резервларын таба алды, дип фаразлыйлар МЛРЗ заводында.
Форумны Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ФКҮ оештыра.