Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев 23 июньдә «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә 2023 елның 5 аенда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар турында сөйләде.
2023 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча 199 транспорт чарасы газда эшләрлек итеп үзгәртеп корылган.
Марат Миңнебаев сөйләп узганча, табигый газда эшли торган автомобильләр, бензин двигательле машиналарга караганда, атмосферага азот оксидларын 2 тапкырга азрак, углекислый газны 10 тапкырга азрак һәм башка углерод оксидларын 3 тапкырга азрак чыгара. Табигый газ янганда корым барлыкка килми, кургаш һәм күкерт чыкмый. Гомумән алганда, табигый газны куллану әйләнә-тирә һавада төтенлелек дәрәҗәсен 9 тапкырга киметә.
Бүген республикада урнашкан:
Әлеге инфраструктура республикада файдаланыла торган 13 000 берәмлектән артык газ-мотор техникасын ягулык белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Марат Миңнебаев өстәп әйткәнчә, хәзерге вакытта республикада Министрлык аккредитацияләгән 15 пунктны үзгәртеп кору һәм техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр уздырыла: