« Ту-214 җитештерүгә 41,8 млрд сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде»

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бу хакта  Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында самолет төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә вакытында хәбәр итте. Эштә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Казан авиация заводының җитештерү мәйданчыкларын карады, тармакны үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Аңа Ту-160 җыю процессы турында сөйләделәр. Аерым алганда, борылыш узелын эретеп ябыштыру пунктын күрсәттеләр.

Шулай ук Михаил Мишустин төзелә торган Ту-214 агрегат-җыю производствосы цехында да булды. Яңа комплекс елына 20 самолет җитештерү бурычын үтәячәк. Ангарның мәйданы 30,7 мең квадрат метр тәшкил итә.

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, Казан авиазаводы ракета йөртүчеләрне һәм махсус билгеләнештәге лайнерларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң озата бару буенча Россиянең әйдәп баручы предприятиесе булып тора. «Ту-214 пассажир самолетлары чыгарыла, Ту-160 һәм Ту-22М3 ерак авиация самолетлары җитештерелә һәм модернизацияләнә. Заводта кулланылган станокларның күбесе үзебезнеке», – диде Премьер-министр.

Хөкүмәт башлыгы, авиатранспорт тармагын үстерү программасы кысаларында 2030 елга кадәр 1 меңнән артык граждан һава судносы җитештереләчәк, диде. Биредә Казан авиазаводының аерым роле бар, ул 2025 елда – ел саен 10 Ту-214 самолеты, ә 2027 елдан башлап елына кимендә 20 самолет чыгарырга тиеш.

Михаил Мишустин Россия Президенты белән килешү буенча ТУ-214 җитештерүгә Илкүләм иминлек фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп бирү турында карар кабул ителүе турында белдерде.

«Туполев» компаниясенең идарәче директоры Вадим Королев хәбәр иткәнчә, Ту-214 самолеты граждан авиациясенең заманча таләпләренә туры килә һәм җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе югары – 87%.

«Ту-214 самолетларына ихтыяҗ бүген үк 2032 елга кадәрге чорга 150 берәмлеккә кадәр тәшкил итә. Шулардан 20 самолетка ныклы контрактлар бар, 67 самолетка ниятләр турында килешүләр имзаланган һәм 61 самолетка потенциаль заказчылардан гаризалар бар», – дип ассызыклады Вадим Королев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International