«2022 елда Россия белән Бразилия арасында товар әйләнеше 9,8 млрд доллар тәшкил итте»

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Бу хакта Бразилия Федератив Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Виктор Шереметкер Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә узган онлайн-очрашуда хәбәр итте. Очрашуда Татарстанның 20дән артык компаниясе катнашты.

«Татарстаннан экспортның төп статьялары – каучук, резин һәм алардан эшләнгән әйберләр, шулай ук нефть продуктлары. Татарстанга импортның бер статьясы – урман сәнәгате продукциясе», – диде Герман Лернер

«2022 елда Россия белән Бразилия арасында товар әйләнеше – 9,8 млрд доллар, ә тышкы сәүдә әйләнеше 607,1 млрд доллар тәшкил итте», – дип хәбәр итте Виктор Шереметкер.

Соңгы 2 дистә елда Бразилия дөньяда иң эре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең һәм экспортерларының берсе булды.

Республика үзендә дөньядагы су запасларының 12 процентын һәм дөньядагы иң зур сөрү җирләренең берсен берләштерә.

Шулай ук Бразилия дөньяның иң эре нефть җитештерүчеләре арасында 10 нчы урында һәм нефть продуктлары һәм хезмәтләр куллану базары буенча 7 нче урында тора.

Бразилия саннарда:

  • Төбәкнең әйдәп баручы икътисады – 3 437,00 млрд. доллар
  • Инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге – 58 млрд.доллар
  • Халык саны – 210 млн.кеше
  • Җан башына туры килә торган тулай эчке продукт – 15 600 доллар

Бразилиядә компанияне теркәү өчен юридик затларның 5 формасы:

  • Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять;
  • Акционерлык җәмгыяте;
  • Партнерлык счеты булган җәмгыять;
  • Махсус максатлар белән җәмгыять;
  • Инвестиция фонды.

Бразилиянең сертификация стандартлары Европа Берлегенә һәм Япониягә якынайтылган. Икътисад секторына бәйле рәвештә, базар тәкъдим иткән сертификатларга (ISO, IOS) өстәп, билгеле бер тармакта эшләү илкүләм сертификатлар бирүне таләп итәчәк.

«Салым системасы өч дәрәҗәдә башкарыла – федераль, региональ һәм муниципаль», – диде Россия Федерациясенең Бразилиядәге Сәүдә вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International