Татарстан предприятиеләре Сингапур аша Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек итә ала

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Бу хакта Сингапур Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Михаил Бондаренко 6 июньдә булып узган онлайн-очрашуда хәбәр итте. Аны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде. Очрашуда Татарстанның 20дән артык компаниясе катнашты.

«Сингапур Азия-Тын океан төбәгенең икътисадый үзәге булып тора, – диде Герман Лернер. – Сингапур Республикасының дөньядагы иң зур һәм үсеш алган илләрнең берсе статусын саклавы бик мөһим, шул ук вакытта үзенең мәйданы буенча ул кечкенә һәм аның табигый ресурслары юк диярлек.

Бүген тышкы сәүдә әйләнешенең зур өлешен Татарстан Республикасыннан Сингапурга экспорт тәшкил итә – минераль ягулык, нефть һәм аларны эшкәртү продуктлары.

«Әгәр без Сингапурда бизнес турында сөйләшәбез икән, без Сингапурда түгел, ә аның аша Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә булган бизнесны күздә тотабыз», – диде РФ Сәүдә вәкиле.

Михаил Бондаренко хәбәр иткәнчә, хәзер Сингапур Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге Россия компанияләре белән авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау мәсьәләсен актив рәвештә тикшерә. Бразилиядә кош гриппы таралу сәбәпле, Сингапур кош ите белән яңа тәэмин итүчеләрне эзли, чөнки сатып алу нигездә Бразилия аша башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International