Татарстанда Кытайның аждаһа көймәләре бәйрәме узачак

2023 елның 2 июне, җомга

Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә  җирле телдә «Кытай сабан туе» дип аталган бәйрәм  узачак. Аны оештыру идеясе Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконыкы, ул республикада Байдарка һәм каноэда ишү федерациясен җитәкли. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы белән очрашу вакытында инициативаны КХРның Казандагы Генераль консулы Сян Бо әфәнде дә хуплап ала.

«Татарстанда 170тән артык милләт вәкилләре, шул исәптән Кытайдан 2000 студент яши, 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Без Кытай белән еллар дәвамында барлыкка килгән дуслык мөнәсәбәтләребезне кадерлибез. Республика территориясендә берничә Кытай предприятиесе урнашкан, шул исәптән Haier, Midea, ДАВН. Татарстан халкын Кытай Халык Республикасы мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру өчен 2023 елда Казанда аждаһа көймәләренең якты милли бәйрәмен уздырырга планлаштырабыз. Кытайда бу көн җәйнең башы дип санала. Июнь аенда шулай ук татар бәйрәме – Язгы кыр эшләре тәмамлану көне билгеләп үтелә. Бездә шундый Кытай сабан туе килеп чыгачак. Әлеге чара республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга булыр дип ышанам», – диде вице-премьер, Татарстанда аждаһа көймәләрендә, шул исәптән корпоратив командалар арасында ярышлар үткәрү шартлары һәм тәҗрибәсе барлыгын ассызыклап.

Бәйрәм кысаларында «Аждаһа» көймәләрендә тамаша ярышлары оештырылачак, чараны Кытай музыкасы, аниматорлар белән күңел ачу программасы, шулай ук кытай ашлары һәм сувенирлар ярминкәсе тулыландырачак. Бәйрәм кунаклары өчен һава еланнары, кытай фонарьлары, җилпәзәләр, кәгазьдән иероглифлар кисү, төеннәр төйнәү, уңыш өчен кызыл конверт ясау буенча мастер-класслар, шулай ук спорт дисциплиналары һәм сәламәтләндерү практикалары буенча танышу дәресләре оештырылачак. Теләге булганнар, мәсәлән, йога дәресләренә йөри, сапсерфларда йөзә һәм хәтта танышларын гаҗәпләндерер өчен кытай телендә берничә җөмлә өйрәнә алачак. Кунаклар өчен шулай ук туклану зонасы һәм чәй тантаналары оештырылачак.

Балалар өчен күңел ачу локациясендә тематик образларда аниматорлар, аквагримерлар белән уен программасы, Бөек Кытай диварын төзү буенча конкурс, бию мастер-класслары планлаштырылган, ә кечкенәләр өчен шарлы бассейн урнаштырылачак.

Өстәвенә, аждаһа көймәләре бәйрәме – Кытайның төп бәйрәмнәренең берсе дә. Аңа – 2000 елдан артык, һәм ул ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә керә. Ай календаре буенча бишенче айның бишенче көнендә билгеләп үтелә, шуңа күрә Икеләтә бишлек бәйрәме буларак билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International