«Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумының эш программасы басылып чыкты

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Казанда 20 һәм 21 июльдә  «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак. Беренче көнне 12 сессия һәм «Экспо» зонасы эшләячәк, анда бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен цифрлы чишелешләр күрсәтеләчәк.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы,  РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелегендә компанияләрнең хуҗалары һәм җитәкчеләре ил икътисадының төп тармакларында сакчыл җитештерү технологияләрен кертү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар. Аерым алганда, машина төзелешендә, металлургиядә, транспортта, авыл хуҗалыгында, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә.

Бүгенге көндә илнең барлык төбәкләреннән 4700дән артык предприятие сакчыл методикалар куллану ярдәмендә үз нәтиҗәлелеген арттыра. Илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткече проект периметры артындагы шундый ук компанияләргә караганда уртача 5% күбрәк. Шуның аркасында аларның табышы 61 млрд сумга арта.

Алдарак Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп узганча, Татарстан масштаблы халыкара һәм Бөтенроссия чараларын үткәрүдә зур тәҗрибәгә ия һәм хезмәт җитештерүчәнлеге юнәлеше буенча үзенең уңышлы тарихына ия.

«Без хезмәттәшләр белән сакчыл җитештерү коралларын кертү буенча иң яхшы практикалар белән уртаклашырга әзер.  Елдан-ел форум үзенең югары эксперт дәрәҗәсен раслый. Форумда бөтен Россиядән вәкилләр көтәбез, кызыклы программа әзерлибез. Катнашучылар тышкы чакыруларга җавап бирергә һәм импортны алмаштыру һәм технологик суверенитетны арттыру бурычларын уңышлы үтәргә мөмкинлек бирүче реаль инструментларны алачак», – диде Олег Коробченко.

Форумны Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ФКҮ оештыра.

Исегезгә төшерәбез, форумда урыннар саны чикләнгән, шуңа күрә катнашу өчен чараның рәсми сайтында алдан гариза бирергә кирәк: www.forum-360.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International