КАЗ территориясендә Казан университетының база кафедрасы булдырылды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

30 майда «Туполев» ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны Директорлар советы җитәкчесе –  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырышта Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар предприятиенең 2022 елдагы эшенә йомгак ясадылар, дәүләт оборона заказын үтәү барышы, шулай ук Ту-214 пассажир самолетларын чыгаруны арттыру чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Шулай ук А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты һәм «Туполев» ГАҖ утырышында база кафедрасын булдыру турында килешү имзаладылар.

Документка «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев һәм КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев кул куйды.

Студентларны «Авиатөзелеш», «Самолет һәм вертолет төзелеше», «Машина төзелеше производстволарын конструкторлык-технологик тәэмин итү» профильле белгечлекләре буенча әзерләячәкләр. Моннан тыш, С.П.Горбунов исемендәге КАЗ – «Туполев» ГАҖ филиалының урта һөнәри белеме булган хезмәткәрләре өчен 3,6 ел дәвамында тизләтелгән әзерлек каралган.

«Казан университеты традицион рәвештә авиазавод өчен кадрлар җитештерүче булып тора. КАЗ җитәкчеләренең яртысы диярлек КАИ дипломына ия. Предприятиегә эшкә урнашкан чыгарылыш укучылары саны ел саен арта. Әйтик, узган ел завод 100 дән артык кешене эшкә алды. Югары белем алырга теләгән хезмәткәрләребез өчен аерым белем бирү программасы булдырылуы бик мөһим, – дип сөйләде «ОАК» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь. — Безнең завод базасында әйдәп баручы Казан вузының профильле кафедрасын булдыру – Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән студентларга һөнәри юнәлеш бирү буенча без алып барган зур эш нәтиҗәләренең берсе».

Студентлар КАИ базасында да, турыдан-туры заводта да белем алачак һәм практика узачак. Бу инде өйрәнү этабында җитештерү процессларына чумарга һәм практик белем һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International