Бу хакта Кытай эшлекле даирәләренә вице-премьер – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко 24 майда «Аньхой-Татарстан» бизнес-форумында хәбәр итте.
Кытайдагы форумда ул республиканың әйдәп баручы предприятиеләре, махсус икътисади зоналары һәм алгарышлы социааль-икътисадый үсеш территорияләре турында сөйләде.
«Татарстанда ике икътисадый зона урнашкан һәм шулай ук 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, 100дән артык сәнәгать паркы һәм мәйданчыгы бар, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Алдынгы инновацион технологияләрне кертү буенча Татарстан Россиядә актив төбәк булып тора».
Ул ассызыклаганча, Татарстан Россиянең Европа һәм Азия өлешләре арасында күпер булып хезмәт итә, чит ил компанияләре өчен керү ноктасы булып тора.
Аньхой провинциясендә икътисадының төп тармаклары – автомобиль төзелеше, төзелеш материаллары, дарулар, азык-төлек җитештерү, логистика, энергетика, финанс хезмәтләре. Провинциядә 8500дән артык югары технологияле предприятие бар.
«Безнең сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерүдә үзара кызыксыну турында Татарстан белән Кытайның ел саен үсә торган тышкы сәүдә әйләнеше дә сөйли, – диде Олег Коробченко. – 2022 елда рекордлы күрсәткечкә ирешелде – 1 млрд доллардан артык».
Татарстанның Аньхой, Шандунь, Хунань, Сычуань, Хэйлунцзян, Чжэцзян провинцияләре һәм Чунцин шәһәре белән 7 килешүе имзаланган.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды.
Шулай ук республика Рәисе җитәкчелегендәге делегация JAC Motors заводында да булды. Предприятие югары технологияле, Кытайның иң эре ун автомобиль җитештерүчесе исемлегенә керә. Заводның сынау полигонында Москвич автомобиленең краш-тесты уздырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нәтиҗәләргә караганда, куркынычсызлык системасы бик яхшы эшләгән.