Kazanforumда Россия һәм ИХО илләре арасында товар әйләнешен үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар

2023 елның 8 мае, дүшәмбе

Дөнья тәртибен үзгәртү шартларында сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумының «Бизнес мөмкинлекләре» трегының төп темаларының берсе булачак.

«KazanForum кысаларында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре белән пленар дискуссия узачак, ул «Җайга салынган хезмәттәшлек һәм киләчәкне аңлау» дип аталачак. Шулай ук гаилә бизнесын үстерүгә, цифрлы куркынычсызлыкка, инвестицияләрне яклауга һәм башка юнәлешләргә багышланган берничә сессия планлаштырылган. Аларда РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президентлары һәм экспертлары катнашачак. Мөһим секцияләрнең берсе булып «Россия-Иран диалогы» булачак. Аның барышында без Татарстан һәм Иран бизнесы арасында хезмәттәшлекне киңәйтү буенча чаралар турында фикер алышачакбыз. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Иран арасында товар әйләнеше 200 млн долларга якын тәшкил итте. Ләкин булган потенциал, безнең карашка, бу санны быел ук икеләтә арттырырга мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин.

«Мөмкинлек бизнесы» трегы мәйданчыкларында Россиянең икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Сбербанк идарәсе рәисе Герман Греф, Иранның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Голам Хөсәен Шафеи, Дубайның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Хамад Буамим, Эр-риядның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Аджлан бин Абдулазиз Әл-Аджлан һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

Тректа катнашучылар шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне юридик яктан тәэмин итү, халыкара коммерция арбитражы өлкәсендә иң яхшы практикалар турында фикер алышачаклар.

KazanForum кырларында беренче тапкыр Россия һәм Ислам дөньясы илләреннән Сәүдә-сәнәгать палаталары оештырган бердәм күргәзмә экспозициясе тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә кысаларында халыкара палаталар системасының бизнеска ярдәм итү һәм алга этәрүгә кагылышлы шартлары һәм мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International