Татарстанның 20дән артык предприятиесе Согыд Гарәбстаны белән хезмәттәшлек буенча консультацияләр алды

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Согыд Гарәбстаны Корольлегендә сәүдә вәкиле Станислав Янковец белән онлайн очрашуны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышуда  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус катнашты.

Сәүдә вәкиле билгеләп үткәнчә, 2016 ел белән чагыштырганда, Согыд Гарәбстаны белән Россия арасында товар әйләнеше 6 тапкырдан күбрәк арткан.

«Vision-2030» программасы нигезендә илне яшелләндерү проектларында катнашу мөһим һәм перспективалы тема булып тора. План буенча Корольлек территориясендә 2030 елга кадәр 10 миллиард яңа агач барлыкка килергә тиеш. Моның өчен яңа идеялар, технологияләр, үсемлекләр тамырлансын өчен ашламалар кирәк, – диде ул хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләрен билгеләп. – Киләсе перспективалы тема мәгълүмати технологияләр белән бәйле. Хәзерге вакытта Согыд Гарәбстаны ягыннан ихтыяҗ булган күп кенә Россия компанияләре тәкъдим ителгән. Шул исәптән кибер куркынычсызлык өлкәсендә компанияләр һәм «Face recognition» (кешеләрнең йөзен тану системасы) актив хезмәттәшлек итә.

Предприятиеләрнең Корольлектәге эшлекле партнерлар белән финанс мөнәсәбәтләре турындагы соравына җавап биреп, ул бүгенге көндә Россия һәм Согыд Гарәбстаны арасында турыдан-туры корреспондент мөнәсәбәтләре булмавын билгеләп үтте. Әмма мондый катлаулы шартларда да сәүдә актив алып барыла.

Логистикага килгәндә, ул Төркия, Әмирлекләр аша төзелгән. «Иран белән мөнәсәбәтләр яхшыру сәбәпле, «Север-Юг» транспорт проекты аша товарлар җибәреләчәк», – дип билгеләп үтте Станислав Янковец һәм Татарстан предприятиеләренә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International