Олег Коробченко Үзбәкстанда «Джизак» технопаркын ачуда катнашты

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Татарстан Республикасының 70 компаниясеннән торган делегациянең эш визиты белән Үзбәкстанга килде.

Сәфәрнең максаты –  «Иннопром. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. Күргәзмә комплексында Татарстан стенды оештырылган. Экспозициядә катнашучылар арасында – «Химград», «Алабуга» МИЗ, «Таткабель», КВЗ, «Барс», «Энергоразвитие», «Казанькомпрессормаш», КЗСК,, ТР сәнәгать кластеры һәм башкалар.

Бүген иртән Джизак өлкәсенең Джизак шәһәрендә «Джизак» химия-индустриаль технопаркы ачылды. Тантана Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Жашмид Ходжаев, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Беспрозванных, ТР Рәисе, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашында узды.

Бу Татарстан һәм Үзбәкстанның технопарк оештыруга бәйле  икенче уртак проекты. Беренче сәнәгать паркы 2022 елның мартында Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә ачылган иде. Бүгенге көндә анда 127 миллион доллар инвестицияләр күләме белән 20 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Продукция Казахстанга һәм Таҗикстанга экспортлана.

Ирекле икътисадый зона статусы бирелгән технопарк оештыру мәйданчыгы итеп «JIZZAX PLASTMASSA» АҖ территориясе сайланган. Джизак – Ташкент һәм Сәмәрканд арасындагы эре транспорт төенчеге. 2022 елда Джизакта шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы да ачылды.

Технопаркта җир участокларының гомуми мәйданы 13,56 га тәшкил итә, ә реконструкция һәм яңа төзелеш объектларының гомуми мәйданы – 72 мең кв.м.

«Джизак» технопаркы мәйданнарында кимендә 36 компания-резидент урнаштыру планлаштырыла, аларның гомуми эш урыннары саны – 1100 кеше һәм 60 млн доллар инвестицияләр күләме бар.

Технопаркны ачу барышында проектта партнерлар булып торган «Химград» АҖ һәм «Узкимесаноат» АҖ (Үзбәкстанның иң эре химия предприятиеләрен берләштерүче холдинг) арасында, шулай ук технопаркның идарәче компаниясе һәм өч потенциаль резидент арасында килешү имзаланды.

Технопарк Үзбәкстан территориясендә Россия компанияләре җитештерүләрен локальләштерү һәм Үзбәкстан белән Россиянең җитештерү компанияләре арасында кооперацияне көчәйтү өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International