Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Кукмара тегү фабрикасы» генераль директоры Голов Рафаэль Анатольевич вафаты уңаеннан тирән кайгы уртаклаша.
Рафаэль Голов хезмәт эшчәнлеген 1972 елда Кукмараның 9 нчы тире фабрикасында башлый. Яхшы оештыру сәләтләрен, эшлекле сыйфатларын, югары җаваплылык хисен исәпкә алып, 1986 елда ул Кукмара тегү фабрикасы директоры итеп билгеләнә.
Ул шулай ук мактаулы исемнәргә һәм бүләкләргә лаек була:
Җиңел сәнәгать көне уңаеннан ТПТШО Рәхмәт хаты, 1989 ел;
Тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профсоюзлары федерациясенең Татар республика советының мактау грамотасы, 1995 ел;
«Татарстан Республикасының Атказанган тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре, 2001 ел;
Россия Федерациясе пенсия системасы реформасын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт, 2005 ел;
«Россия Федерациясенең җиңел һәм тукыма сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре» исеме, 2005 ел;
«Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2006 ел.
Бердәмлек өчен» ФНПР күкрәк билгесе, 2010 ел.
Рафаэль Анатольевич киң күңелле кеше буларак истә калачак. Ул Татарстанның җиңел сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән талантлы җитәкче иде. Аның җитәкчелегендә Кукмара тегү фабрикасы, озак һәм данлы юл үтеп, җитештерү эшчәнлегендә зур уңышларга иреште, «Яңа туган балага бүләк» кебек социаль республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашты, пандемия һәм мобилизацияләнгән чорда медицина хезмәткәрләрен кирәкле экипировка белән тәэмин итү эшендә катнашты. «Кукмара тегү фабрикасы» АҖ җитештергән балалар киемнәре республикада гына түгел, бөтен ил буенча танылу алды.