Бу хакта Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 2 мартта Дүшәнбедә Россия-Таҗикстан эшлекле советы утырышында белдерде.
«Россиянең Таҗикстандагы Сәүдә вәкиле Кореньков Евгений Анатольевич күрсәткән ярдәмне билгеләп үтәм. Гыйнвар аенда без бергәләп «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» оештырдык, анда Таҗикстанда үз проектларын гамәлгә ашыруда 20гә якын компания ярдәм ала алды», – диде министр.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендәге делегация составына бу юлы машина төзелеше, нефть химиясе, медицина, фармацевтика, энергетика, авыл хуҗалыгы һәм хәләл-индустриянең алдынгы предприятиеләре вәкилләре керүен хәбәр итте. Алар барысы да Таҗикстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. Ике көнлек визит кысаларында компанияләр сәнәгать кооперациясенә, энергетика, транспорт, логистика өлкәләрендә хезмәттәшлеккә багышланган очрашуларда катнашачаклар.
Министр шулай ук Таҗикстан делегациясен Татарстанда МИЗ тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды. «Мин якындагы өч елда Таҗикстанда 30 технологик парк булдыру планлаштырылуын беләм. Татарстан җыелган уңай тәҗрибәне тәкъдим итәргә әзер. Делегациягезне «Алабуга» һәм «Иннополис» МИЗ кебек нәтиҗәле мәйданчыкларның эшчәнлеге белән танышырга чакырабыз», – диде ул.
Моннан тыш, вице-премьер Үзбәкстанда «Чирчик» химия индустриаль технопаркын төзүдә кулланылган «Химград» технополисын үрнәк итеп китерде. Хәзер анда 12 резидент һәм тагын 8 компания тикшерү процедурасын уза.
Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы шулай ук «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлек буенча конференциядә дә чыгыш ясады. Ул Таҗикстан предприятиеләренә республиканың сәнәгать-сәүдә потенциалын тәкъдир итте.
Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, югары дәрәҗәдә үзара даими багланышлар Татарстан белән Таҗикстанның хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксынуы турында ассызыклый. «Без сезнең республика белән элемтәләр үсешенә зур игътибар бирәбез, үзара файдалы багланышларны ныгытуга шат һәм товар әйләнеше үсешенең потенциалын күрәбез», – диде министр.
Аерым алганда, ул КАМАЗ, «Татнефть», «Эйдос-медицина» (Абуали ибн Сино исемендәге Таҗик дәүләт медуниверситетында медицина симуляция үзәге ачылды) белән Таҗикстанның тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте . Конференция кысаларында «Эйдос-медицина» һәм әлеге университет арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Олег Коробченко Таҗикстан компанияләрен Татарстандагы форумнар һәм күргәзмәләргә – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумына, Russia Halal Expo, Kazan Digital Week халыкара форумына, шулай ук нефть-газ химиясе форумына, машина төзелеше форумына, Энергетика һәм энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча форумга чакырды.