СИБУР предприятиесендә Татарстанда полиэтилен җитештерү өчен үз компонентларын сынап караганнар

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

СИБУРның Татарстан предприятиесендә – «Нижнекамскнефтехим»да –полимерлар җитештерүдә кулланыла торган Россия тетраизобутираты – катализаторның тәҗрибә-сәнәгать сынаулары үткәрелгән. Яңа компонент Томск НИОСТ корпоратив фәнни үзәге һәм «Нижнекамскнефтехим» фәнни-технологик үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Россиядә аңа тиңнәр юк.

Тетраизобутират циркониен җитештерә башлау һәм аны эшләтеп җибәрү компаниянең технологик бәйсезлеген ныгыту өчен СИБУР программасының бер өлеше булып тора. Аз һәм урта тоннажлы химия өлкәсендә төп компонентлар җитештерү – төп технология чылбырларын тотрыклыландыруның кирәкле элементы. Элегерәк компания полимерлар җитештерү өчен тагын бер төп компонент булган гексенны эшләп чыгару һәм сынап карау турында белдергән иде. 2024 елга СИБУР «Нижнекамскнефтехим»да елына 50 мең тонна егәрлекле әлеге субпродукт җитештерү буенча җайланма төзергә планлаштыра. Гексенны эшләү белән шулай ук НИОСТ фәнни-тикшеренү үзәге шөгыльләнгән.

Цирконий тетраизобутираты һәм гексен полиэтилен җитештерү чылбырында мәҗбүри компонентлар. Аларны куллану яхшыртылган үзлекләргә ия булган һәм шул исәптән медицина продукциясе, төрү материаллары, газ һәм су белән тәэмин итү системаларын җитештерүдә кирәкле махсус полимер маркаларын чыгарырга мөмкинлек бирә. Үзендә сыйфатлы субпродуктларның булуы СИБУРга тышкы факторларга карамастан, үз предприятияләрен тотрыклы тәэмин итүне гарантияләргә мөмкинлек бирә.

НИОСТның сынау җайланмалары цехында чыгарылган цирконий тетраизобутиратының беренче тәҗрибәле партиясе агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында «Нижнекамскнефтехим»да сынаулар узган инде. Хәзерге вакытта сәнәгать масштабында 420 килограмм яңа катализатор җитештерелгән, ул альфа-олефиннар чыгару өчен кулланылган.  

Үзе эшләр чыгараган цирконий катализаторына күчү белән беррәттән, СИБУР полимерлар җитештерү циклын йома һәм полиэтилен һәм башка заманча синтетик материаллар чыгару өчен кирәк булган арадаш продуктлар алу өчен барлык технологияләргә ия булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International