Бу хакта Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанда дәүләт-шәхси партнерлык буенча V тармак форумында хәбәр итте. Б.Рәмиев исемендәге IT-парктагы форумны ТР Инвестиция үсеше агентлыгы оештырды.
Вице-премьер 9 айда Татарстан сәнәгатен үстерү нәтиҗәләре һәм ДШП механизмнарын куллану турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, тугыз ай нәтиҗәләре буенча сәнәгать производствосы индексы 108,5% тәшкил иткән. Республика предприятиеләре тарафыннан төяп озату күләме 3,3 трлн.сумга җиткән (чагыштыру өчен – узган ел: 2,7 трлн.сум).
«Күрсәткечләр динамикасы хәзерге вакытта сәнәгатьтә вәзгыятьнең тотрыклы булуын күрсәтә, – диде Олег Коробченко. – Нефть химиясе өлкәсендә, аерым алганда, «Нижнекамскнефтехим»да, «Казаньоргсинтез»да, шулай ук химия сәнәгатендә («Аммоний 2», «Татшина», «Техстрой» ҖЧҖ, «Данафлекс» ДК) һәм энергетика өлкәсендә эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам иттерәбез».
Планда – урта һәм кече тоннажлы химияне, станоклар төзелешен, өстәмә технологияләр, авиатөзелешне үстерү.
Ул хәбәр иткәнчә, санкцияләр шартларында җиңел сәнәгать үсеше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Кайбер перспектив проектлар инде стартта тора. Өлешчә үзебезнең чимал базасы булдырылган һәм бүген җепләр һәм тукымалар җитештерү юнәлешен үстерү мөмкинлеге бар. Әйтик, Бөгелмә районында 2000 га техник киндер чәчү планлаштырыла. Проектка инвестицияләр 1 млрд.сум дип бәяләнә.
«Хәзер тышкы шартлар бизнес һәм хакимият диалогын стимуллаштыра, бигрәк тә ил өчен дәүләт-шәхси партнерлык механизмнары нигезендә мөһим проектлар мәсьәләләре буенча», – дип ассызыклады вице-премьер.
Ул сәнәгатьтә инвестпроектларны гамәлгә ашыру максатында дәүләтнең һәм бизнесның үзара файдалы хезмәттәшлек итү инструментлары буларак махсус инвестицион контрактлар, капитал кертүләрне яклау һәм бүләкләү турындагы килешүләр механизмнарын, офсет контрактларын атады. Шулай ук инфраструктура объектларын төзү чыгымнарын каплау һәм сәнәгать ипотекасы турында да искәртте.
«Безнең республика сәнәгать инфраструктурасын актив үстерә. Бездә 100гә якын сәнәгать мәйданчыгы һәм индустриаль парк булдырылды, резидентлар булып 1500гә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты тора. Шуңа күрә без Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры адресына идарәче паркларны сәнәгать ипотекасын алучылар арасына кертү инициативасы белән чыктык», – диде министр.
«Инвесторларны җәлеп итү механизмнары төрле булырга мөмкин, иң мөһиме – проектларны тормышка ашыру өчен шартлар һәм мөмкинлекләр. Ә безгә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы буларак, бу проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәсе мөһим», – дип нәтиҗә ясады ул.