Татарстанда Кытайның аждаһа көймәләре бәйрәмен оештырырга планлаштыралар

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

«Без еллар дәвамында барган дуслык мөнәсәбәтләрен югары бәялибез! Татарстан территориясендә Haier, Midea һәм башкалар кебек Кытай предприятиеләре урнашкан. Без аларга барлык хәлләрдә дә ярдәм итәргә тырышабыз», – диде Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казанда Кытай Халык Республикасы Генераль консулы Сян Бобелән 9 ноябрьдә булып узган очрашу вакытында.  Вице-премьер Татарстан белән Кытайның киләчәктә дә багланышларын ныгытуга өмет белдерде һәм Генераль консулга кирәкле барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

Олег Коробченко шулай ук Татарстан территориясендә халыкны, Кытайның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен, аждаһа көймәләре бәйрәмен оештыру планнары белән дә уртаклашты. Бәйрәм кысаларында «Аждаһа» көймәләрендә узышлар үткәрелер, ә чараны Кытай музыкасы, кухнясы, сувенирлар һәм башкалар тулыландырыр дип көтелә.

Сян Бо әфәнде Олег Коробченконы республика белән мөнәсәбәтләрне ныгыту омтылышында ышандырды һәм Казанда Кытай милли бәйрәмен уздыру идеясен хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International