Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстанда дүрт станок төзү заводын төзү һәм авиакластер булдыру кирәк дип саный. Бу хакта ул 5 августта Казанда АКТО авиация форумы кысаларында ТР машина төзелеше предприятиеләренең координация советында белдерде.
«Без үзебезнең авиатөзелештә проблемалар күрәбез: импортны алыштыруга кагыла ул. Безнең яңа технологияләр бирә торган ВИАМ кебек институтларыбыз булганда, аддитив технологияләр (объектларны катламлап үстерү һәм синтезлау технологияләре), станоклар булганда, аларны йөкләргә кирәк. Хәзерге вакытта елына булган план – 10-20 самолет. Яңа станоклар бик зур алга китеш бирәчәк.
Мин йөреп килдем, авиатөзелеш заводларын карадым. Барлык җитәкчеләр дә диярлек станоклар белән проблема - самолетлар җитештерерлек нәрсә юк, диләр. Директорлар кайчандыр алар (станоклар) торган иске предприятиеләр буйлап йөриләр, полиэтилен астында нәрсәдер табарга тырышалар.
Шул ук вакытта бездә станоклар җитештерә торган заводлар да бар. Татарстанда, мисал өчен, ул – ПОЗИС. Двигатель төзелеше алга киткән. Бездә куәтләр, мөмкинлекләр һәм финанслау бар, һәм заказлар бар, безгә бары тик үстерергә генә кирәк», – дип ассызыклады министр һәм республикада 4 станоклар төзү заводы төзергә кирәк, дип билгеләп үтте. Советта төзелешкә әзерлекне «Механика» АҖ («Ростех» корпорациясе) генераль директоры урынбасары Эдуард Бешкарев белдерде.
Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, республиканың заводларны, фәнни институтларны һәм җитештерүчеләрне берләштерүче авиакластер булдыру планнары да бар. Апрель азагында «Алабуга» МИЗ базасында авиация кластерын булдыру турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров фикер алыштылар. Композитлар, автокомпонентлар, полимерлар, туңмый торган корыч һәм кайнар пресс торбалары, меланин өлкәсендә импортны алыштыру проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Якорлы резидент булып елына 1 млн эшләнмә куәте булган Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең (БАК) Механик эшкәртү үзәге проекты катнашырга мөмкин.
Министр шулай ук авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар күргәзмәсендә дә булды. Анда Россиянең авиация һәм ракета-космик тармагының 30дан артык предприятиесе катнашты. Алар арасында – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы, «Казан вертолет заводы» АҖ, «АКТОР» ФТҮ ҖЧҖ, «Вертолеты-МИ» АҖ, «Казан агрегат заводы» ҖЧҖ, «Казан авиация технологияләре фәнни-тикшеренү институты» АҖ, «А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ» югары белем бирү ФДБМУ, Караишево аэродромы, «ОКБ Авиарешения» ҖЧҖ, «СКАРД- Электроникс» АҖ һәм Россиянең башка предприятиеләре.
Шунысын да әйтергә кирәк, авиафорум «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросына 100 ел тулу, «Туполев» ГАҖ филиалы С.П.Горбунов исемендәге КАЗ оешуның 95 еллыгы һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан оештырылды.