Утырышта 2022 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды, Технополисның эш күрсәткечләре белән таныштылар, Совет карарлары һәм йөкләмәләренең үтәлеше турында хисап каралды, 2022-2023 елларга индустриаль паркның эш планын һәм эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен расладылар.
Шулай ук Совет әгъзалары «Химград» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советының яңа рәисен сайлап куйды. Ул – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. Моңа кадәр бу вазыйфаны Альберт Кәримов – хәзерге Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров урынбасары башкара иде.
«Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин Технополисның 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Хәзерге вакытта мәйданчыкта 362 компания эшли, аларның гомуми саны 9760 кеше. Бу чорда товар продукциясе күләме 32,8 млрд.сум тәшкил иткән.
10 февральдә «Химград» АҖ РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 4 августындагы 794 номерлы карары кысаларында индустриаль паркларга һәм идарәче компанияләргә карата таләпләргә туры килүен раслады. Индустриаль мәйданчыкка башка төбәкләрдән генә түгел, төрле дәүләтләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар да актив йөри. Тармак өчен мөһим карарлар буенча фикер алышулар «Химград»та Россия министрларының визиты барышында уза. Аерым алганда, чит илдән сәнәгать товарларын алыштыруга юнәлдерелгән дәүләтнең икътисадый стратегиясе һәм сәнәгать сәясәте турында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилинның технополиска визитлары кысаларында фикер алыштылар.
Технополисның мөһим вакыйгалары арасында – «Химград» резидентлары һәм партнерлары белән квартал саен очрашу, Россия индустриаль парклары берләшмәсенең таныштыру туры, термопласт полифениленсульфид җитештерү буенча уникаль җайланманы тәкъдир итү. Бу КФУ галимнәренең, «Инжехим» инженер-гамәлгә кертү үзәге һәм «Химграда» резиденты – «Әхмәдуллиннар» фәнни-технологик үзәге белгечләренең уртак проекты.
Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсендә «Чирчик» химия индустриаль технопаркын үстерү буенча эше дә дәвам итә. Бу масштаблы проект, ул «Химград» АҖ «Узкимёсаноат» АҖ белән берлектә, Үзбәкстан территориясендә Россия компанияләре җитештерүен локальләштерү өчен ике республика хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашыра. Технопарк ирекле икътисадый зона режимында эшли, бу резидентларга җиһазлар керткәндә мөлкәткә, җиргә, судан файдалану һәм таможня түләүләрен түләүдән азат итү, шулай ук товарларны импортлаганда өстәмә кыйммәткә салым (НДС) түләүне кичектерү мөмкинлеген һәм башка преференцияләрне бирә.