Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россиянең Сербия Республикасындагы сәүдә вәкиле Ирина Негребецкая һәм Татарстан предприятиеләре белән онлайн-очрашу уздырды.
РФнең Сербиядәге сәүдә вәкиле республика һәм компанияләргә аның белән ничек хезмәттәшлек итәргә кирәклеге турында сөйләде:
- Сербия Көньяк-Көнчыгыш Европаның үсә торган икътисады һәм уңайлы географик урыны булган перспективалы базары булып тора;
- Россия һәм Сербия арасында ЕАЭС белән ирекле сәүдә зонасы турындагы килешү кысаларында сәүдә итүнең преференциаль режимы гамәлдә;
- хезмәттәшлек өчен төп перспектив юнәлешләр: эшкәртү сәнәгате, IT-сектор, фармацевтика һәм химия сәнәгате, азык-төлек сәнәгате;
- Сербия территориясендә чит ил инвесторларына ташламаларның киң җыелмасын бирә торган 15 ирекле икътисадый зона эшли: таможня пошлиналарын һәм НДС түләүдән азат итү, корпоратив салым буенча салым каникуллары;
- Сербиядә даими рәвештә зур тармак чаралары уза: AgroBelgrade һәм Wine Vision by Open Balkan (10-12 октябрь), Белградта ЭКСПО-2027 (2027 елның 15 мае-15 августы);
- хезмәттәшлек иткәндә өстенлек шәхси элемтәләрне үстерүгә бирелә (Сербия контрагентлары белән үзара хезмәттәшлек сабыр якын килүне һәм карарларны килештерүнең озак срокларына әзерлекне күздә тота);
- экспортерларга ТН ВЭД кодлары буенча товарларны TARIC һәм Контур.Фокус базаларында алдан тикшерү тәкъдим ителә.
Сербиядә РФ Сәүдә вәкиллегенең элемтәләре:
тел.: +381 11 264 16 56, +7 495 870 29 21 (өстәмә 27380)
эл. почта: belgrad@minprom.gov.ru
сайт: srb.minprom.gov.ru
«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.