ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре "Урман утырту көне" Бөтен Россия чарасына кушылдылар. Алар ТР Лаеш районы территориясендә яшь агачлар утырттылар.

"Урман утырту көне" – үзенчәлекле бәйрәм итеп билгеләп үтелә, ул дөньяның күп кенә илләрендә үткәрелә һәм исеменнән күренгәнчә агачлар утырту, урманнарны торгызу эшләре, тирә-якны яшелләндерү, шәһәр һәм шәһәр яны территорияләрен яшелләндерү, парк һәм скверларда үсентеләр утырту белән бәйле. Әлеге чараның максаты – республиканың урман ресурсларын арттыру гына түгел, ә халыкта урманнарга карата сакчыл караш һәм мөнәсәбәт тәрбияләү, аны саклау, экологик хәлен яхшыртуга һәм халыкның яшәү тирәлеген чистарту проблемаларына җәмгыятьнең  игътибарын юнәлтү.

28 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Рига думасы делегациясе һәм рәисе, Рига шәһәре Мэры Нил Ушаков белән очрашты. Яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.

Чара барышында кунакларга Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы турында презентация үткәрделәр. Алмаз Хөсәенов республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының алдынгы предприятиеләрен тәкъдир итте. Ул "Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "ЕлАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һәм башкалар турында сөйләде.

 Нил Ушаков кыскача Казанга визитының нәтиҗәләре, шул исәптән, Татарстан һәм Латвия башкалалары арасында икеяклы хезмәттәшлек турында Килешү имзалауны сөйләде.

Рига думасы делегациясе эш визиты белән Татарстанда 27-29 апрель көннәрендә булды. Кунаклар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Республиканың Инвестиция үсеше Агентлыгында, Казан федераль университетында булдылар. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында "Рига – Казан – 2017" эшлекле форумында катнаштылар.

Искә төшерик, Рига – Казан беренче рейсы бу елның 26 апреле төненнән 27 апрельдә җибәрелде.

2017 елның 24-28 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Сергеев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы территориясендә җил энергетикасы станциясен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзалары Германиядә булып кайтты. Делегация составына "Сетевая компания" ААҖ, Татарстан РЮИ "СО ЕЭС" АҖ Филиалы, "Русский ветер" ҖЧҖ вәкилләре керде.

Германияне сайла - илнең югары дәрәҗәдә җил энергетикасы үсеше белән бәйле. Алманнар җил энергетикасы станцияләре егәрлекләренең күләме буенча (50 ГВт) дөньяда өченче урынны били, Европа берлеге илләре арасында беренче урында тора. Киңкырлы программа кысаларында алманлар Ганновер сәнәгать күргәзмәсе, Тюрингиянең энергетика һәм яшел технологияләр Агентлыгы (ThEGA), „Thüringer Energie AG“ (TEAG) энергетика компаниясе, ENERCON компаниясе, Мила җил паркы һәм электр станциясе асты, шулай ук, Windkraft Thüringen GmbH оператор-компаниясе белән таныштырдылар.

Татарстан делегациясе вәкилләре җил парклары төзелеше өлкәсендә мөһим булган сорауларга җаваплар алдылар, электр челтәренә җил җайланмаларын тоташтыру һәм шундый объектларны җитештерү контролендә тоту нечкәлекләрен өйрәнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International