Краснодарда узачак эшче һөнәрләр милли чемпионатына республика җыелма командасының якынча составы формалаштырылды.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең концертлар залында WorldSkills стандартлары буенча Татарстан эшче һөнәрләр чемпионатын ябу тантанасы узды. Чемпионат республика мәйданчыкларында 1-3 февральдә үтте. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Сәхнәгә һөнәри бәйгенең меңнән артык финалисты менде – ветеринарлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре, кондитерлар һәм проектлаучылар – бүгенге көндә үзләренең эшчәнлекләре белән эшче һөнәрләрнең абруен күтәргән барысы да күтәрелде. Барлыгы төп чемпионатның 75 компетенциясе һәм 25 – балалар беренчелеге.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2017-2018 елларга сәнәгать тармаклары үсеше стратегияләрен эшләү һәм актуальләштерү Планы расланды.
Министрлык тарафыннан якындагы ике елга расланган план үз эченә сәнәгатьнең 20 тармагы буенча стратегияләр эшләүне һәм актуальләштерүне үз эченә алган. Һәр аерым тармак үсешенә стратегик алым куллану, гомумән алганда, бөтен ватан сәнәгатен үстерүдә уңай нәтиҗә бирәчәк", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
"Агымдагы елның июнь аенда без Хөкүмәткә 2030 елга кадәр станокинструменталь сәнәгате үсеше Стратегиясе проектын кертергә планлаштырабыз. Бу документ озак елларга тармак үсеше нигезен тәшкил итәргә тиешле, чөнки аннан башка сәнәгатьнең калган секторларын модернизацияләү турында сүз булуы мөмкин түгел. Стратегияне тормышка ашыру ватан станок төзелешенең импорт комплектлаучыларына бәйлелеген киметергә, илебездә әлеге өлкәдә югалган позицияләрне кире кайтару өчен төгәл өстенлекләрне һәм эш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итәчәк", - диде Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Василий Осьмаков.
2017 елның 3 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.
Оештыру комитеты "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын ундүртенче тапкыр үткәрү турында карар кабул итте.