ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә  предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең өченче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе, Татарстан Республикасы сәнәгатьнең химия тармагы хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты, Регионара хезмәтне саклау Ассоциациясе, Идел Буе сыйфат үзәге вәкилләре катнашты. 

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Чиләбе торбалар прокатлау заводы» ГАҖ (”ЧТПЗ”) акционеры Андрей Комаров белән очрашуында катнашты.

Казан Кремлендә булып узган очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Чиләбе торбалар прокатлау заводы арасында 2014 елның декабрендә имзаланган социаль-икътисадый хезмәттәшлек турындагы Килешүнең үтәлүенә кагылышлы сораулар, шулай ук, «ЧТПЗ» ГАҖ нефть сервис дивизионына керүче «Алнас» Әлмәт заводын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләре Координация советының V утырышын ачты. Координация советы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты  ректоры Михаил Погосян, ТР һәм РФ авиатөзелеш предприятиеләре, фәнни тармак һәм уку йортлары җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре катнашты.

"Россия һәм Татарстанның авиация сәнәгате тармагы һәм машина төзелеше вәкилләренең Казанда мондый очрашулары матур традициягә әйләнде. Соңгы елларда безгә чит ил коллегаларбыз да кушыла", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Ышанам ки, күргәзмә һәм бу утырыш Россия Федерациясенең авиация сәнәгате тармагы һәм машина төзелеше үсешенә яңа этәргеч бирәчәк".

2016 елның 10 августында Рөстәм Миңнеханов «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар «АКТО-2016» VIII Халыкара күргәзмәсен тантаналы ачуда катнашты. Тантанада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты  ректоры Михаил Погосян, "Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациясе" ГАҖ программалары буенча вице-президент - "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, илнең әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты. 

2016 елның 10 августында «КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Казан Гипронииавиапром» АҖ кайбер производстволарның эше белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озата йөрделәр

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр электродинамик вибростендлар чыгару буенча җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Стендлы технологик системаларның йомгаклау макетлы җыю цехында булдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International