Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Төркиянең икътисад министры: «Татарстан һәм Төркия уртак проектларны өченче илләрдә гамәлгә ашыра ала»
2015 елның 27 марты, җомга
2015 елның 27 мартында Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумы уза. Хәзер Татарстан белән Төркиянең уртак проектларга инвестицияләү һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңай вакыт. Бүген Казанда узучы Татарстан-Төркия форумының пленар утырышыннан соң булган журналистлар белән очрашуда Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы шундый фикер әйтте. Форумда төрле тармаклардан 20ләп Төркия компаниясе вәкилләре (автомобиль тәзелеше, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, төзелеш һәм төзү материаллары) катнаша.
Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр советы рәисе Омәр Җиһад Вардан, Татарстан Республикасы Сәүдә – сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агиев катнашты. Утырыш алдыннан алар Татарстан Республикасының инвестицион, сәнәгать һәм агросәнәгать потенциалын чагылдыручы күргәзмә белән таныштылар.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Төркия – Татарстан Республикасының әйдәүче партнерларыннан берсе, республика икътисадына чит илләр инвестицияләренең дүрттән береннән артыграгы Төркия партнерларына туры килә, дип белдерде. «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Төркия компанияләре җитештерүләр ачты. Бүген тагын бер предприятие - «Хәят Кимья» заводы ачылачак. Тагын ике предприятие әзерлекнең төгәлләү стадиясендә.
Моннан тыш, Төркия ширкәте Татарстанда яңа проектларны гамәлгә ашыруда зур кызыксыну белән карый, шул исәптән, республика территориясендә пластик торбалар һәм теплицаларны ясау буенча яңа җитештерү ачуга кызыксынуын белдергән. “Безгә әлеге инвестицияләр бик кирәк, бу башка инвесторлар өчен сигнал булып тора”,- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләгәндә, ул апрель аенда Казанга Төркия парламенты рәисе Җәмил Чичекның килүе көтелүе, апрель ахырында Татарстан делегациясенең Анкарага барырга ниятләве турында хәбәр итте. Шулай ук агымдагы елның дүртенче кварталында Казанда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗеп Тайип Әрдоган катнашында югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия советын уздыру да планлаштырыла.
“Без Төркиядәге компанияләр Россия базарында эшләү өчен башлангыч мәйданчык итеп Татарстанны сайлавын телибез. Безнең моның өчен уңайлы инфраструктурабыз булдырылган, белгечле кадрларыбыз бар. Без сезне киң хезмәттәшлеккә чакырабыз”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашкан Төркиядән килгән кунакларга.
Журналистлар сорауларына җавап итеп, Төркия икътисад министры ассызыклаганча, чит ил инвесторлары өчен Татарстанда уңай шартлар тудырылган. “Минем белүемчә, Татарстанда гамәлгә ашырыла торган чит ил инвестицияләрнең 30 проценты Төркия эшмәкәрләренә туры килә. Һәм бу күрсәткеч алга таба үсәчәк. Без Татарстан партнерларыбыз белән уртак проектларны Төркиядә дә, Татарстанда да төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашырачакбыз дип ышанам”, – диде Нихат Зәйбәкҗы. “Без машина төзелеше, машина сәнәгате, нефть эшкәртү өлкәләрендә эшебезне дәвам итәчәкбез. Ләкин яңа юнәлешләр дә булырга мөмкин - ИТ-технологияләр һәм агросәнәгать өлкәләре. Хәзер Татарстан белән Төркиянең уртак проектларга инвестицияләү һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңай вакыт”, - дип билгеләде Нихат Зәйбәкҗы.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз