ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Картли» компанияләр төркеме полимерлар белән сәүдә итү белән шөгыльләнә. Төркем структурасына дөньяның төрле илләрендәге 11 компания керә. Ел саен «Картли» 400 мең тоннадан артык продукция төяп озата. 2020 елда компаниянең табышы 31 млрд. сумнан артык.

Очрашу кысаларында полимер тармакта, шул исәптән цифрлы карарларны гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, транспорт чаралары хуҗаларына үзгәртеп җиһазландыруга ташламалар бирү сәбәпле, алынмаган табышларны кайтаруга субсидия алучыларны сайлап ала башлавы турында игълан итә.

Субсидия транспорт чараларын табигый газда (метан) эшләрлек итеп үзгәртеп кору эшләрен башкаручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә.

2021 елның 13 июленнән 13 августына кадәр үзгәртеп җиһазлау һәм техник хезмәт күрсәтү пунктлары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына сайлап алуда катнашу өчен тәкъдимнәр (гаризалар) белән мөрәҗәгать итә ала. Тәкъдимнәр (гаризалар) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Транспорт чараларын мотор ягулыгы  сыйфатында табигый газ (метан) файдалануга яңадан җиһазландыру эшләрен  башкаручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга яңадан җиһазландыруны  башкаручы затлар тарафыннан күрсәтелгән эшләргә транспорт чаралары  хуҗаларына ташламалар бирү белән бәйле алынмаган керемнәрен кире кайтару  максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен  раслау турында» 2021 елның 21 июнендәге 484 номерлы карары таләпләре нигезендә кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат биредә.

2021 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына катнашу өчен предприятиеләрне сайлап алу критерийлары, ярдәм чаралары, катнашу форматлары һәм башкалар өлешендә үзгәрешләр кертелгән.

Предприятиеләрне сайлап алу критерийлары җиңеләйтелгән. 2021 елдан башлап проектта 400 млн. сум табышы булган предприятиеләр дә (керемнең иң югары чиге төшереп калдырылган), чит ил капиталы өлеше 50%ка кадәр булган предприятиеләр дә (рөхсәт ителгән % арттырылган) катнаша алачак. Әмма өстенлекле тармаклар исемлегенә республиканың максатчан төркемен йөзләгән предприятиегә киңәйтә торган сәүдәне кертү иң җитди үзгәреш булган.

Систамелы ярдәм чаралары исемлеге Worldskills Russia буенча рационализаторлар хәрәкәте белән арттырылган, ул рациональләштерү һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләрен алгарышлы әзерләү, укыту һәм рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек кубогында канашуны оештыруны күздә тота.

Татарстан Республикасында Илкүләм проектта катнашучылар санының динамикалы артуына караганда, хәзерге вакытта 2021 елга предприятиеләрне җәлеп итү планы ТР ТКҮ тарафыннан 110%ка үтәлгән, шуңа күрә республикада проектны тормышка ашыруга кабул ителгән яңалыкларның бары уңай йогынтысы турында гына нәтиҗә ясарга мөмкин.


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Талант һәм уңыш» мәгариф фондының сәнгать җитәкчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Яклар төрле юнәлешләрдә, шул исәптән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, сәнәгать, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрдә дә, хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Германия арасындагы хезмәттәшлекнең озын тарихы бар, ул Татарстан Республикасы тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Соңгы елларда Татарстан белән Германия арасындагы мөнәсәбәтләр нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, медицина һәм башка өлкәләрдә дә уңышлы үсә.

«Татарстан Республикасы актив рәвештә ГФР белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерә. Безнең Саксония, Тюрингия, Бавария кебек федераль җирләр белән ныклы кооперация элемтәләре булдырылды», – дип өстәде ул.

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жорж Фабер белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Алга таба хезмәттәшлекне үстерү, үзара файдалы партнерлык нигезендә ирешелгән мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Люксембургның Россия Федерациясендәге Илчелегенә күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 

Россия инде елдан артык пандемия шартларында яши һәм эшли. Без яңа вирус йогышы алып килгән берничә дулкынны уздырып җибәрә алдык.

Президент һәм Хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар икътисадка ярдәм итте. Хезмәт базары торгызыла, предприятиеләр яңадан тулы көченә эшли башлады.

Тик ышанычның кайтуы үз-үзеңә ышану хисенә әйләнергә тиеш түгел. Вирус үзенең формаларын үзгәртә һәм тагын зыян салмакчы була.

Россия биологлары кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә торган, авырудан котылырга яки аның авырлыгын йомшартырга булыша торган вакциналар эшләп чыгара һәм җитештерә. Прививкалар вирусның зыянын киметергә ярдәм итә торган күмәк иммунитет булдырырга булыша. Ләкин аңа каршы бары тик уртак тырышлык белән генә ирешеп була. Хәзерге вакытта Россия медицина учреждениеләрендә бушлай прививка ясату мөмкинлеге бирелә, күп кенә башка дәүләтләрнең гражданнары аннан мәхрүм.

Үз тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның, хезмәттәшләреңнең, дусларың һәм күршеләреңнең сәламәтлеген саклап калу өчен прививка ясат.

Имин эшләү өчен прививка ясат.


9
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан нефть чыгаруны да, аны эшкәртүне дә яңа технологияләрне куллану хисабына үстерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында хәбәр итте.

Татарстанның (Әлмәт) нефть саммиты кысаларында инновацияләр күргәзмәсендә  «Татнефть» компаниясе бүген глобаль климат шартларында уйлап табылган эшләнмәләрен тәкъдим итте.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Hackathon Oil Tech Challenge 2021 Яшьләрнең икенче халыкара нефть-газ форумы 8 июльдән 15 июльгә кадәр Әлмәттә (Татарстан Республикасы) 250 кеше: студентларны, укытучыларны һәм нефть-газ өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрне җыячак.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзавтосәнәгать» АҖ идарәсе рәисе Шәүкәт Умурзаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International