Алберт Кәримов «Позитив Текнолоджиз " АҖ генераль директоры Юрий Максимов белән ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алышуда катнашты

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Позитив Текнолоджиз» АҖ компаниясенә нигез салучы Юрий Максимов киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында - Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген кибериминлек кебек юнәлешкә аерым игътибар бирергә кирәк.

Шуны искәртик: «Позитив Текнолоджиз» АҖ белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында Татарстан Республикасының цифрлы икътисады мәгълүматының иминлеген тәэмин итү максатларында килешү имзаланган иде (2021 елның июне, ПХИФ-2021 кысаларында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International