ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Халыкара сәүдә үзәге (Мәскәү) республиканың сәнәгать предприятиеләре өчен семинар-практикум үткәрде. Ул Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында Россия бизнесының мөмкинлекләре, Татарстан Республикасына гына хас үзенчәлекләр хакында булды. Семинарда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, һ.б катнашты

25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 25 февралендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Инвестиция советының 2 нче утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Л. Якупов, һ.б катнашты. Утырышта катнашучылар Кама инвестиция териториаль җитештерү кластерына керә торган муниципаль районнарның инвестиция мөмкинлекләре белән танышты.

22
февраль, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте:
“Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Без Россия армиясенең һәм флотының данлы һәм батыр тарихы, туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген ышанычлы саклаучылар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Гомерләрен Россия гражданнарының иминлеге, бөтенлеге хакына хезмәт итүгә багышлаган ватандашларыбызны 23 февральдә тагын кат искә алабыз, олылыйбыз.
Сезгә һәм якыннарыгызгы сәламәтлек, бәхет, тынычлык, илебез хакына уңышлы хезмәт итүегезне телим!”
2013 елның 18 февралендә Абу Даби шәһәрендә Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында сәүдә, икътисадый, техник яктан хезмәттәшлек итү буенча хөкүмәтара комиссия утырышы уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р. Кәбиров катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов әйтүенчә, Россиянең бер төбәге буларак Татарстан Республикасы БГӘ белән хезмәттәшлек итә, Татарстан һәм Дубай әмирлеге арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзү, республикада Дубай вәиллеген ачу планлаштырыла.

21
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Сыйфат өчен премияләрен алуга конкурста катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р. Фәттахов тапшырды.

20
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 20 февралендә Чаллы шәһәрендә “Сәнәгать предприятиеләренең, эшкуарлыкның һәм куллану базарының 2012 елгы үсеше йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар” хакында тармак киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чаллы шәһәре җитәкчеләре, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль органнары, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
2013 елның 19 февралендә Чаллы шәһәрендә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләргә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х. Баһманов катнашты. Семинар Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне сак тоту технологияләре үзәге” ДАУ, Чаллы шәһәре мэриясе, ЭКСПО-КАМА күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырды.
“Ел инженеры” XIII Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча “Һөнәри инженерлар” номинациясендә “Түбән Кама нефтехим” ачык акционер җәмгыятьнең автоматлаштыру үзәге идарәсе башлыгы И. Дәүләтшин һәм компаниянең фәнни-технологик үзәге башлыгы Р. Шәрифуллин лауреат исеменә лаек булдылар. Предприятиенең тагын җиде хезмәткәренә “Россиянең һөнәри инженеры” мактаулы исеме бирелде.
“Яшьләрнең инженерлык сәләте” номинациясендә заводның дивинил һәм углеводород чималы бүлеге башлыгы урынбасары А. Буркин лауреат булды. Предприятиенең ике яшь белгече бу конкурсның беренче турыңда җиңү яулады.

18
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
14 февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының уртак коллегиясендә Татарстан һәм ЧТПЗ компаниясе арасында “Татарстанның киләчәге колледжы” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм “ЧТПЗ” ААҖ Директорлар советы Рәисе Александр Фролов имзалады.

6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе оборона министры С. Шойгу килде. Аның җитәкчелегендәге делегация Горбунов ис. КАҖБ, "КВЗ" ААҖ булды.
Горбунов ис. КАҖБ ачык акционер җәмгыятьтә С. Шойгу предприятиенең аэродромын карады һәм җыю цехында булды, махсус һәм стратегик авиация очкычларын җыю барышы белән кызыксынды.

"КВЗ" ААҖтә делегация предприятиене һәм эшләп чыгарыла торган продукцияне модернизацияләү барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International