Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
Кама сәнәгать форумы кысаларында Кама инновацияле территориаль-производство кластерын үстерү мәсьәләләре каралды
2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
2013 елның 20 февралендә Чаллы шәһәрендә “Сәнәгать предприятиеләренең, эшкуарлыкның һәм куллану базарының 2012 елгы үсеше йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар” хакында тармак киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чаллы шәһәре җитәкчеләре, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль органнары, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева киңәшмәдә катнашучыларга сәнәгать предприятиеләренең, эшкуарлыкның һәм куллану базарының 2012 елгы үсеше йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар хакында сөйләде, Кама инновацияле территорриаль-производство кластеры турында һәм аның киләчәге хакында бәян итте.
Узган ел Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе күләме 1 трлн. 410 млрд. сум, үсеш 107% тәшкил итте, бу – Россия буенча уртача күрсәткечтән (102,6%) югарырак. Эшкәртү сәнәгатендә, 2011 ел белән чыгаштырганда, үсеш 12,8% тәшкил итә. Нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше һәм башка тармаклар югары уңышка иреште. Сәнәгать предприятиеләре тарафыннан алынган табыш, 2011 ел белән чагыштырганда, 20 процентка артык һәм 190 млрд. сум тәшкил итә. 2012 елда сәнәгать тармагында эшләүчеләр саны мең кешегә артты һәм 352 кешене тәшкил итә. Татарстан Республикасының ваклап сату буенча товар әйләнеше 16,4 процентка артты һәм 650 млрд. сумнан артып китте. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр саны 6,6 процентка артты, ул 154 меңнән артык кешене тәшкил итте. Республикада өстәмә рәвештә 180 сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләр күрсәтү предприятиеләре ачылды. (Шуларның – 23 Чаллы шәһәрендә).
Гөлнара Әхмәдиева билгеләп үткәнчә, Чаллы шәһәре актуаль мәсьәләләрне чишү буенча республикада әйдәп баручы булып тора. Моңа җитештерүдә заманча яңа технологияләр кертү, кадрлар әзерләү, яшьләрнең техник иҗатын үстерү һәм башка мәсьәләләр керә. Шәһәрнең предприятиеләре республиканың сәнәгать үсешенә саллы өлешен кертә. Биредә 2013 ел башына 1 мең 618 сәнәгать предприятиесе теркәлгән, шуларның 176 эре һәм урта предприятеләр. Алар җитештергән продукция 2012 елда 180 млрд сум, сәнәгать җитештерү индексы 110,6% тәшкил итте.
Җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән мөһим гамәлләрнең шактые КАМАЗ предприятиесе һәм Чаллы шәһәре администрациясе катнашында үткәрелде. Август аенда, мәсәлән, биредә IТ-парк ачылды, аның базасында октябрь аенда республика киңәшмәсе үткәрелде.
Узган ел “КАМАЗ” ААҖтә “Сакчыл җитештерү” технологияләре кертү буенча предприятиеләр җитәкчеләре катнашында очрашулар, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең җитәкчеләрен Лин-технологияләргә өйрәтү семинарлары, Лин-тренерлар семинарлары уздырылды.
Г. Әхмәдиева әйтүенчә, икътисадның тотрыклы үсешен, республика сәнәгатенең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыру максатларында 2016 елга кадәр машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасы кабул ителде. Программада каралган чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә 2016 ел ахырына әлеге тармакларда хезмәт җитештерүчәнлеген 2 тапкыр арттыру күздә тотыла.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз