Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге зона семинары

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе
2013 елның 19 февралендә Чаллы шәһәрендә энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләргә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х. Баһманов катнашты. Семинар Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне сак тоту технологияләре үзәге” ДАУ, Чаллы шәһәре мэриясе, ЭКСПО-КАМА күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырды.
Семинарда республиканың дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, 22 муниципаль берәмлектән предприятие һәм оешмалар вәкилләре катнашты. Семинарда энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге өлкәсендә дәүләт җайга салуының төп аспектлары, сәнәгать предприятиеләрендә энергоменеджмент, энергияне сак тоту технологияләре мәсьәләләре, энергияне сак тоту чараларын, шул исәптән энергия сервисы контракты механизмнарын кулланып,үткәрү юллары хакында фикер алышу үткәрелде.
Татарстан Республикасында энергияне сак тоту өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, ISO 50001 стандарты нигезендә Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының энергетика нәтиҗәлелеге белән идарә итү системалары хакындагы докладлар белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне сак тоту технологияләре үзәге” ДАУ белгечләре чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International