ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
14 августта Казанда«Интермебель» 15 нче халыкара махсуслаштырылган һәм «Агач эшкәртү» 14 нче махсуслаштырылган күргәзмәләре ачылды. Аларда 60 тан артык, шул исәптән чит ил фирмалары катнаша.
Быел күргәзмәләр кысаларында “Урман һәм кеше – Казан” VI төбәк форумы да үткәрелә, анда урман һәм әлеге тармакны үстерү мәсьәләләре каралачак.

13
август, 2013 ел
сишәмбе
13 августта министр урынбасары Р. Фәттахов республиканың сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык дәрәҗәсен үстерү, предприятиеләрне инновацияле үстерү, Татарстанда югары технологияләргә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
12 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Мексика белән хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеге турында белдерде. Ике ил арасында хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар инде, илләр арасында бизнес багланышлары да урнаштырылган, хәзер аларны үстерү мөһим.


12
август, 2013 ел
дүшәмбе
9 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Сочи-2013” Халыкара инвестиция форумына Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясен әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә министр урынбасары Р. Фәттахов, КНИТУ–КАИ вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре һ.б катнашты.
9 августта Чаллы шәһәрендә җитештерелгән продукцияне Россия Федерациясе базарларына һәм чит илләргә чыгару мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Р. Кәбиров, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Е. Воронина, шәһәрнең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә шулай ук республикада җитештерелгән продукцияне Татарстан Республикасының Россия Федерациясе төбәкләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге вәкиллекләре катнашында сату базарларын киңәйтү мәсьәләләре хакында да фикер алышынды.

9
август, 2013 ел
җомга
“Татнефть” ААҖнең шин комплексы продукциясен төп кулланучыларның берсе булып санала торган “Автоваз” ААҖ агымдагы елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча “Түбән Кама шин” ачык акционер җәмгыятьне бик яхшы җитештерүче дип таныды. Әлеге бәя эшләп чыгарылган продукциянең сыйфатына куела торган таләпләрнең дөрес үтәлүен раслый.

7
август, 2013 ел
чәршәмбе
6 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2012 елның 7 маендагы Указларында билгеләнгән төп нигезләмәләрне һәм бурычларны үтәүне оештыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры А. Кудрявцева, министр урынбасары Г. Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Мәгълүмат һәм элемтә министрының беренче урынбасары Ю. Багров, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һ.б катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары эшчәнлеген бәяләү индикаторлары, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру фаразлары һ.б. хакында фикер алышулар булды.

6
август, 2013 ел
сишәмбе
6 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “2014-2016 елларга Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләрнең техник иҗатын үстерү” максатчан программасын эшләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды, анда министр урынбасары Г. Әхмәдиева, КНИТУ-КАИ, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә программаның максатлары, бурычлары һәм программага кертү тәкъдим ителә торган төп чаралар хакында фикер алышу булды.
Иннополис, Кама инновацион кластеры һәм инжиниринг үзәкләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов катнашты.

5
август, 2013 ел
дүшәмбе
3 августта Төмәндә XIII федераль Сабантуй узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев катнаштылар. Күп санлы кунаклардан тыш федераль Сабантуйда Россиянең 64 регионыннан татар мили-иҗтимагый оешмаларның 380 вәкиле катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International