Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы V ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Гаризаларны кабул итү 2017 елның 18 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре фестивальдә катнашу өчен аерым башкаручыларны яисә аерым команда җибәрәчәк, алар үзләренең чыгышларын "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты", "Визитка-предприятиене тәкъдир итү" (визитканы команда гына әзерли) номинацияләрендә әзерләячәк.
Фестивальнең сайлап алу турлары 6 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Казанда узачак; этап җиңүчеләре Финалда катнашу өчен чакырылачак. Финал 15-16 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм концертлар залында узачак. Гала-концерт 18 ноябрьдә "Пирамида" да үтәчәк һәм "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы аша күрсәтеләчәк.
Җиңүче команда (Гран при хуҗасы) 250 000 сум күләмендә акчалата премия һәм Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубогын алачак. Фестивальнең гомуми бүләкләү фонды - барлыгы алты миллион сум.
Катнашу өчен гариза, шулай ук, фестивальнең Нигезләмәсе һәм документлар белән фестивальнең рәсми сайтында танышырга мөмкин http://bzzm.ru/, яисә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында: http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm да танышу мөмкин.
Бүген "Химград" технополисы территориясендә Advenira Enterprises Inc. (АКШ) компаниясенең нанокомпозит катламнар җитештерү буенча яңа производство эшләтеп җибәрелде. "ТАТ-Адвенира" заводы ачылышы тантанасында "РОСНАНО" ИК ҖЧҖ Идарәсе Рәисе Анатолий Чубайс, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, нигез салучы һәм генераль директоры Advenira Enterprises нигез салучы һәм генераль директоры Эльмира Рябова һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов 2016 елның ноябрендә АКШ эш визиты кысаларында проект белән җентекләп танышуын билгеләп үтте.
"Нанокомпозит эретмәләр эшләнмәләрнең ышанычлылыгын арттырырга һәм хезмәт срогын озынайтырга мөмкинлек бирә, - диде ТР Президенты. – Әлеге проект ярдәмендә сәнәгать өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу инновацион катлам металл конструкцияләренең сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, суднолар төзелешендә һәм башка тармакларда кулланыла ала", диде ул. Рөстәм Миңнеханов аеруча бүген продукцияне сатып алучы да булуын ассызыклады.
Анатолий Чубайс проектның авторы Элмира Рябова эшләнмәсен уникаль нанотехнологик процесс дип атады. «Без проектның перспективалары булуын күрдек, һәм ул бүген Казанда. Металлоконструкцияләр, пыяла, пластик коррозияга каршы катлам белән эшкәртелә ала, сүз һәйкәлләр эшкәртү турында да бара ала», - диде «Роснано» башлыгы.
Бүген нанояпмалар җитештерүен ачу («ТАТ-Адвенира») тагын бер уңышлы проект булачак. Моннан тыш, республикада 2013-2016 елларга нанотехнологияләрне үстерү буенча максатчан программа гамәлгә ашырыла һәм инде безгә чираттагы программаны кабул итәргә кирәк. Татарстан наноиндустрия продукциясе җитештерү буенча алдынгы төбәк санала. Әмма безнең өчен иң мөһиме – саннар гына түгел, ә реаль җитештерү мөһим. Без киләчәктә дә наноҗитештерү күләмен арттырырга телибез, хезмәттәшлек һәм яңа җитештерүләр булдыру өчен ачыкбыз, без туплаган тәҗрибә яңа технологияләрне гамәлгә кертүче компанияләр белән үзара файдалы партнерлыкны гамәлгә ашыру өчен кулланылырга мөмкин».
"Татарстанстат" мәгълүматларына караганда 2017 елның гыйнварь-май айларында республика предприятиеләре тарафыннан үзләре җитештергән товар, башкарылган хезмәтләр һәм эшләрнең гомуми бәясе - 863 553,2 млн. сум тәшкил иткән. 2017 елның гыйнварь-май айларында сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 103,5% тәшкил итте.
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык җыелышы үтте. “Татнефть” ГАҖ 2016 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре белән компаниянең генераль директоры Наил Маганов таныштырды.
2016 ел компания үсешендә сыйфатлы яңа этап булды, бу елда 2025 елга кадәр чорга Стратегияләрне гамәлгә ашыру башланды.
Наил Маганов сүзләренчә, хисап елында консолидацияләнгән акционерлык капиталы 51,2 млрд. сумга арткан һәм 709 млрд. сум тәшкил иткән.
“Татнефть” ГАҖ компанияләр төркеме буенча 2016 елда нефть чыгару 28,7 млн. тонна тәшкил иткән.
“ТАНЕКО”да хисап елында 8,7 млн. тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән, 9,1 млн. тонна нефть продукты җитештерелгән, шул исәптә 1.6 млн. тонна Евро-5 дизель ягулыгы һәм 130 мең тоннадан артык авиация керосины. “ТАНЕКО”ның дизель ягулыгы бөтендөнья сыйфат стандартларына туры килә һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” исемлегенә керә. “ТАНЕКО”ның ягулык продукциясе Алтын сыйфат билгесе белән билгеләнгән.
Наил Маганов сүзләренчә, 2017 елда компания планлаштырылган бизнес бурычларны гамәлгә ашыра. Ул “Татнефть” ГАҖнең киләчәккә үсеш перспективаларын билгеләп, нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыру буенча стратегик проектлар өстенлекле кала, дип белдерде.
Җыелыш барышында акционерлар һәм чакырылганнар “Татнефть” компаниясе белгечләренең чыгышларын тыңладылар.
Акционерлар җыелышы 2016 ел өчен еллык хисапны, еллык бухгалтерлык хисабын, финанс елы нәтиҗәләре буенча табышны бүлүне расладылар. Шулай ук дивидентлар түләү буенча да карар кабул ителде. “Татнефть” ГАҖнең өстенлекле һәм гади акцияләре буенча дивидентлар 2281% күләмендә түләнәчәк (22 сум 81 тиен).
Хөкүмәт вәкиле булып “Татнефть” ГАҖ Директорлар советына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнде.
“Татнефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча.
2017 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы социаль-икътисади мониторинг Комитеты тарафыннан эшләнелгән "Татарстан Республикасы товарларын тышкы базарларга этәрү" мәгълүмати-аналитик системасының презентациясе узды.
Татарстанның сәүдә мөнәсәбәтләрен Россия Федерациясенең 60 артык төбәге белән фаразларга була. Киләчәктә перспективад өчен сәүдә белән алмашуны әлеге система ярдәмендә күзалларга була.
Мәгълүмати-аналитик система — ул, иң беренче чиратта, Росстат, Таможня, Татарстанстат, Евростат, БДБ комитетының мәгълүмат базасы.
Продукциягә бәяләр, җитештерү күләме өйрәнелә, болар барысы да халык куллануы исәп-хисабына бәйле. Система җитештерү динамикасы, төбәкара сәүдә, экспорт һәм импорт масштабы, кулланучылар мәнфагатьләре, бәяләр характеристикасы турында мәгълүматлар тәкъдим итәргә әзер. Системаны эшләүчеләр регионнарны арттыруга, БДБ илләрен кертүгә максат куйган.
Республиканың эре предприятиеләре вәкилләренә логин һәм серсүзләр тапшырдылар, алар ярдәмендә сарыф куркынычларын фаразларга һәм теге яки бу базарга чыгу перспективаларын карый алалар.
Тантаналы шартларда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм коллективы аналитика бүлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Галимова һәм әйдәп баручы хезмәткәр Светлана Шевченконы тантаналы рәвештә хөрмәт белән лаеклы ялга озатты.
Алар үзләрен ышанычлы, намуслы, җаваплы хезмәткәрләр итеп күрсәттеләр. Хезмәт казанышлары өчен аларны күптапкырлар мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Коллективта аларны югары һөнәри осталыклары, тырышлыклары өчен хөрмәт иттеләр.
Аларны лаеклы ялга озатып ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов бу мөһим вакыйга белән кайнар котлады, нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.
Бу көнне хезмәттәшләре аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алдагы планнарының гамәлгә ашуын теләделәр!
2017 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә "Экспоцентр" күргәзмә үзәге территориясендә "Таможня хезмәте – 2017" ХVIII Халыкара күргәзмәсе узачак.
Күргәзмә кысаларында традицион рәвештә махсус эшлекле чаралар программасы үткәрелә.
Күргәзмәдә катнашучылар һәм кунаклар таможня һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге механизмнары, юллары һәм мөмкинлекләре белән җентекләп таныша алачаклар. Күргәзмә программасы эшлекле аралашу өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк. Шулай ук, программада "түгәрәк өстәлләр" һәм тематик конференцияләр бар.
Күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк экспозицияләр: Таможня хезмәте. Мәгълүмати технологияләр һәм программалы тәэмин итү. Куркынычсызлык системалары, тикшерү чаралары. Авиация, автомобиль, тимер юллар, диңгез һәм елга аша товарлар ташу. Транспорт-экспедитор хезмәтләре. Складлар һәм склад җиһазлары. Төяү-бушату җиһазлары. Транспорт тартмалары һәм төрү эшләнмәләре. Порт һәм терминаллар. Таможня эше өлкәсендә вәкаләтле банклар һәм кредит оешмалары. Иминиятләштерү. Логистика.
Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны www.ruscustomsinform.ru сайтының "Күргәзмә эшчәнлеге" бүлегендә танышырга мөмкин.
2017 елның 21 июнендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Ульян өлкәсе үсеше Корпорациясе" АҖ делегациясе белән очрашу булды. Делегация Татарстанга Корпорациянең проектлар белән идарә итү департаменты директоры урынбасары - инвесторлар белән эшләү бүлеге башлыгы Алина Абитова башлыгында килде. Делегация составына шулай ук, «Ульяновск» порты махсус икьтисади зонасы» АҖ һәм «Регионның индустриаль парклары идарәче компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре керде.
Визитның төп максаты – инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Очрашу барышында кунакларга Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкьдир иттеләр, катнашучылар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары хакында фикер алыштылар.
Делегация «Made in Tatarstan» порталы белән танышты.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан булдырылган (Madeintatarstan.com) сайт Татарстан Республикасының төп предприятиеләре һәм республиканың сәнәгый потенциалы турындагы интернет-порталны гәүдәләндерә. Проектның төп элементы булып тармак структурасына ия булган предприятиеләрнең каталогы тора. Хәзерге вакытта сайтта үз эченә 26 тармак астын алган 8 тармак тәкъдим ителә. Проектның төп бурычлары Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдир итү һәм республика предприятиеләрен тышкы базарга чыгару.
"Ульян өлкәсе үсеше Корпорациясе" АҖ делегациясе Татарстанда эш визиты кысаларында "Алабуга" МИЗ, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше Агентлыгында, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгында, «ИТ-парк» югары технологияләр Технопаркында, «Идея» Технопаркы һәм Иннополис шәһәрендә булдылар.
Ford Sollers заводы Яр Чаллы заводы конвейерына кирәкле детальләрне кайтарту процессын оптимальләштерү өчен Россия заводлары хезмәткәрләрен тулыландырылган чынбарлыклы 3D-күзлеге белән тәэмин итү буенча пилот проекты эшләтеп җибәрде.
Хезмәткәрнең складта эш вакытында 3D-күзлеге пыяласына кирәк булган детальләрнең ассортименты, саны, аның урыны күрсәтелә, ә навигация угы ячейканы эзләү юнәлешен күрсәтә.
Система ID-Russia компаниясе һәм Ford Sollers IT-бүлеге тарафыннан булдырылган. Беренчел этапта яңа технология Яр Чаллы заводына кертеләчәк.
Тулыландырылган чынбарлык технологиясе склад белән идарә итү системасына интеграцияләнгән. Билгеле бер автомобильгә детальләр сайлау өчен заказны WMS система формалаштыра, аннан соң ул Wi-Fi аша күзлекнең визуаль интерфейсына тапшырыла.
"Pick by vision" системасын кертү буенча пилот проекты Чаллыда старт алды, системаны тест аша сынау 2017 ел азагына кадәр тәмамланачак. 3D-күзлек пилот проектын уңышлы тәмамлаганнан соң, Ford Sollers предприятиесенең башка хезмәткәрләре дә күзлек белән җиһазландырылачак.
Хәзерге заман Иран Республикасын өйрәнү Үзәге җитәкчесе Рәҗәб Сәфәров белән ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Чарада шулай ук, Россиядә Иран Ислам Республикасы Илчелегенең икътисад буенча атташе Фәрхәд Паранд, "Параллакс" ҖЧҖ финанс директоры Дмитрий Кузнецов, EU Majak Consulting директоры Евгений Назаров, Россия-Иран советының иҗтимагый элемтәләр буенча программа директоры Андраник Дереникьян һәм башкалар катнашты.
Альберт Кәримов кунакларны сәламләде һәм хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан Республикасы Иран белән нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендә үзара элемтәләр багларга әзерлеген билгеләп үтте. "Әлбәттә, без компанияләр арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай мохит булуына зур игътибар бирәбез", - дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.
Алга таба очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында сәүдә-икътисади һәм фәнни-мәдәни мөнәсәбәтләр, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре үсеше стратегиясе, шулай ук, Россия-Иран мөнәсәбәтләре контекстында төбәкара багланышлар турында фикерләштеләр.