"Камаз" заводында корпоратив отпуск вакытында компания предприятиеләренең ремонт хезмәте җитештерү җиһазларын ремонтладылар. Ике атна эчендә 530 берәмлектән артык җиһаз ремонтланды, шуларның якынча 45 берәмлеге аеруча мөһим категориясеннән. Ремонт эшләренә 1800 кеше җәлеп ителде.
Автомобиль заводында 7 августта асылмалы этәргеч конвейер реконструкциясе башланды. Шулай ук, заводта җитештерү мәйданнарын бушату эше дәвам итә. Шундый ук ремонт эшләре ял вакытында «Тибет» проекты кысаларында двигательләр заводында да алып барылды.
Предприятиедә зур күләмле эшләр җиһазларны күчерү белән һәм кече ТЭЦны эшләтеп җибәрү эшләре белән дә бәйле. Урынын алыштырган «Мегатом» куәтле лазер комплексы өчен энергетикларга вентиляция системасын монтажларга туры килде. Икенче юнәлеш – җылылыкны алыштыру җиһазларын ремонтлау. Бу эш заводта февраль аенда заводның инженер челтәренә яңа энергетика комплексы торбасын кертүдән башланды. Проект максатларының берсе - буяу сыйфатын күтәрү.