"Казан "Электроприбор" заводы күпгасырлык юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия авиатөзелеш тармагының алдынгы предприятиеләреннән берсе - "Казан "Электроприбор" заводы ААҖ үзенең күпгасырлык юбилеен билгеләп үтә. Предприятиенең 100-еллыгы белән коллективны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.

"Заводка 100 ел. Патша Россиясендә оештырылган предприятие зур сынаулар аша үтте: катлаулы 20нче еллар, 1941 ел сугышы башлангач завод Мәскәүдән Казанга эвакуацияләнә, 90нчы елларда коллективны саклап калу өчен оборона предприятиесенә хәтта йозаклар чыгару белән шөгыльләнергә туры килә. Бүген исә барысы да башкача: цехлар өчәр смена эшли, конструкторлык бюросы һәм институт-партнерлар уникаль, кирәкле булган, заман таләпләренә туры килә торган продукция эшләп чыгаралар. Бугенге бәйрәм көнендә предприятие ветераннарына һәм аларның эшен дәвам итүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм һәм заводка уңышлар теләп чәчәк атуын телим", – дип ассызыклады үзенең котлавында Рөстәм Миңнеханов.

"Йөз ел әле соңгы финал ноктасы түгел, предприятие чәчәк атсын, илгә һәм республикага файдалы булсын өчен тагын ниләр эшләргә икәнен уйларга кирәк", – дип ассызыклады үзенең чыгышында заводның генераль директоры Павел Шацких.

 Тантаналы митинг Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Предприятиенең ике хезмәткәрләре – Юрий Херуфимов һәм Алексей Шклюдов "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнделәр. Павел Шацких һәм предприятиенең ике хезмәткәре "Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе" исеменә лаек булдылар. "Казан "Электроприбор" заводы ААҖ директорлар советы рәисе Геннадий Дивавин һәм предприятиенең музей директоры Джулия Гарпинченко ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм программасын республиканың танылган коллективлары чыгышлары дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International