5 октябрьдә Алабуганың Ford Sollers заводы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен – Машина төзүче көнен билгеләп узды. Бәйрәм чарасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Ford Sollers УП Президенты Әдил Ширинов, ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин катнашты.
Сәламләү чыгышында Илдар Мингалиев болай дип билгеләде: "Бүген республика территориясендә компания тулы цикл буенча биш Форд автомобиле моделен җитештерә. Без компания продукциясен яхшы беләбез, шул исәптән махсус билгеләнештәге автомобильләр, алар Татарстанда да, тулаем алганда Россиядә дә шактый сорала. Шунысы сөендерә, хәзерге шартларда автомобиль базарында "Форд Соллерс" компаниясе үз автомобильләренең продуктлар линейкасын үстерү стратегиясен уңышлы тормышка ашыра".
Машина төзү көнен бәйрәм итү кысаларында, гадәткә кергәнчә, иң яхшы хезмәткәрләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, Алабуга муниципаль районы башлыгының, уртак Ford Sollers предприятиесе һәм Алабуга заводы җитәкчелегенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бүген #РЭН 2018 уңаеннан Татарстан Республикасының бердәм күргәзмә экспозициясендә РФ энергетика министры Александр Новак, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, "Россети" ГАҖ генераль директоры Павел Ливинский, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев булды. Төбәкне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов презентацияләде
Стенд Халыкара Форумында бердәм концептуаль экспозицияне белдерә, дүрт тематик бүлектән тора:
- энергетика комплексы
- энергетика нәтиҗәлелеге
- нефть табу, эшкәртү, химия сәнәгате
- газ инфраструктурасы.
Стендта "Татэнерго" АҖ, "Челтәр компаниясе" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ДК кебек республиканың иң зур предприятиеләре буенча презентация мәгълүматлары, тармакның хәзерге һәм төп күрсәткечләре, шулай ук төбәктәге сәнәгать һәм энергия нәтиҗәлелеге турында кызыклы һәм уникаль фактлар, предприятиеләрнең демонстрацион макетлары, чыгарыла торган продукциянең уникаль үрнәкләре, фәнни эшләнешләр җиткерелә.
Эш программасы кысаларында 5 октябрьдә ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, ТЭК предприятиеләре җитәкчеләре түбәндәге чараларда катнашты:
Россия энергетика атнасының соңгы көнендә Форумның яшьләр көне узачак, анда Казан дәүләт энергетика университеты укытучылары һәм студентлары катнашачак.
#ВместеЯрче РЭН 2018 яшьләр көне – энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү өлкәсендәге иң әһәмиятле яшьләр вакыйгасы, биредә бер үк вакытта тармак оешмалары вәкилләре һәм әйдәп баручы экспертлар белән диалог, шулай ук төп тармак чараларына яшьләрнең көн тәртибен формалаштыру өчен ЯЭК һәм МСК яшь вәкилләре җыелачак.
2018 елның 24-25 октябрендә Федераль таможня хезмәте ярдәмендә беренче мәртәбә Халыкара таможня форумы – 1999 елдан башлап ел саен уздырыла торган "Таможня хезмәте" махсуслаштырылган күргәзмәсенең яңа форматы булачак. Форум Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә узачак.
Форумның төп миссиясе – тышкы икътисадны үстерү максатларында тәҗрибә уртаклашу, дәүләт һәм эшлекле бергәлек арасында үзара хезмәттәшлек буенча нәтиҗәле платформа төзү. Форумның аерылып торган ягы булып эчтәлекле эш программасы булачак (сессияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм презентацияләр), аларда тышкы икътисад эшчәнлеген үстерү, таможняда администрацияләүне камилләштерү, экспортка ярдәм һ.б. буенча актуаль проблемалар турында фикер алышыначак. Моннан тыш, форумда мул интерактив-экспозиция өлеше һәм күргәзмә стендлары да булачак, аларда Россия ФТХ, финанс һәм логистика структураларының хәзерге мөмкинлекләре күрсәтеләчәк.
Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче затларының, федераль министрлыклардан һәм ведомстволардан, чит илләрнең таможня дәүләтләреннән, халыкара оешмалардан (Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Бөтендөнья таможня оешмасы, Бөтендөнья банкы, Евразия икътисад комиссиясе), иҗтимагый оешмалардан (Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге, "ОПОРА РОССИИ" кече һәм урта эшкуарлыкның гомумроссия иҗтимагый оешмасы, "Деловая Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасы), тышкы икътисад эшчәнлеге юнәлешендәге берләшмәләрдән һәм ассоциацияләрдән, Россиянең һәм чит илләрнең зур компанияләреннән җитәкчеләрнең катнашуы планлаштырыла.
Халыкара таможня форумында катнашырга чакырабыз!
Элемтә өчен:
Россия ФТХ – Генералова Варвара Владимировна (8(499) 449-76-34, 8(903)160-30-66, GeneralovaVV@ca.customs.ru)
Тулырак мәгълүматлар: www.expocustoms.ru
Бүген Россия энергетика атнасы 2018 беренче көне тәмамланды. Көн бик вакыйгалы булды. Татарстан делегатлары өчен эш программасы эшлекле очрашулардан һәм ябык сөйләшүләрдән башланып китте. Алга таба ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть-газ химиясе буенча панель дискуссиясендә катнашты, "нефть-химия комплексы – ул республиканың үсеш ноктасы, яңа инвестиция программаларын гамәлгә ашыру буенча Татарстанның инфраструктура ярдәменә мохтаҗ булган планнары, алар РФ Финанс министрлыгы тарафыннан теләктәшлек табар, дип өметләнәм" дип билгеләде.
Алга таба ике Килешүгә кул куелды. Беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башка рәсми затлар катнашында "Нижнекамскнефтехим" өчен ПГУ-ҖЭҮ төзелеше" буенча "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ һәм Deutche Bank AG арасында шартнамә имзаланды.
Хезмәттәшлек турында икенче Килешү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Siemens AGИдарәсе Рәисе Джо Кэзера, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка затлар катнашында "ТАИФ" ААҖ һәм "Сименс" ҖЧҖ арасында төзелде. Яңа документ якларның стратегик хезмәттәшлеге турында килешүгә өстәмә һәм аның дәвамы булып тора, ул сатып алулар өлкәсендәге үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген бирәчәк.
Дүшәмбе көнне 14 нче санлы Түбән Кама лицеенда Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара булды.
Ветераннар һәм тел хезмәтчәннәре өчен "Тормыш һәм зирәклек бәйрәме" исемле концерт программасы әзерләнгән иде. Сәламләү сүзләре белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев чыгыш ясады, катнашкан барлык ветераннарга ныклы сәламәтлек, якыннары һәм туганнары ягыннан игътибарлылык һәм кайгыртучанлык булуын теләде, яшь буынга эш тәҗрибәсен һәм остазлык үрнәкләрен тапшыру әһәмияте турында ассызыклады.
Тантаналы чарада район хакимияте вәкилләре, лицейның укытучылар составы, "Лидер" яшьләр оешмасы активистлары катнашты. Яшь армеецлардан мактаулы караул, ретро-аккомпонент ярдәме, болдырдан актлар залына кадәр озата бару – боларның барысы да чарага тантаналылык һәм җылылык төсмерләрен өстәде. Елмайган йөзләр һәм котлау-сәламләү сүзләре кәефне күтәрде һәм бәйрәмне тагын да хатирәлерәк итте.
Лицейның беренче катындагы фойеда "Көз бүләкләре" дигән кул эшләнмәләре күргәзмәсе урнаштырылган иде, ул беркемне дә битараф калдырмады. Икенче катны ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының төрле яшьтәге сурәтләреннән фотогалерея бизәде.
Бүген "Россия энергетика атнасы - 2018" халыкара форумына дөньядагы иң зур энергетика компанияләренең экспозицияләрен һәм төбәкнең күргәзмә инсталляцияләрен әзерләү эше тәмамлана, чара Мәскәүдә 2018 елның 3 октябреннән 6сына кадәр узачак.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Россия энергетика атнасы - 2018" халыкара форумында 3 октябрьдәге пленар утырышта катнашуын раслады. Пленар утырышның темасы – "Үзгәрүчән дөнья өчен тотрыклы энергетика".
Татарстаннан Хөкүмәт делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк, аның составында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР ИҮС җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың ягулык-энергетика комплексындагы иң зур предприятиеләрнең генераль директорлары, экспертлары һәм белгечләре катнашачак.
Халыкара форум кысаларында төбәк өчен әһәмиятле тармак Килешүләрен имзалау, республикадагы беренче затларның пленар сессияләрдә һәм иң югары дәрәҗәдә тармакның рәсми һәм эшлекле даирәләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән очрашуларда катнашуы көтелә.
Россия энергетика атнасы-2018 максаты булып Россия ягулык-энергетика комплексы перспективаларын күрсәтү һәм энергетика өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек потенциалын тормышка ашыру тора. Форум икътисадның энергетика секторы юлыга торган төп чакырулар турында фикер алышу мәйданчыгына әвереләчәк.
Форум турында тулырак: https://rusenergyweek.com/
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Бөекбританиянең Берләштерелгән Патшалыгының Лордлар палатасы һәм Төньяк Ирландия вәкиле, РФ буенча партияара парламент төркеме рәисе урынбасары Лорд Уэйверли белән ике яклы очрашу булды. Очрашуда Бөекбританиядә РФ Сәүдә вәкиле урынбасары Александр Румянцев, шулай ук ТР Инвестиция үсеше агентлыгы, "ТР Экспорт корпорациясе" АҖ, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашуны ТР сәнәгать министры урынбасары Герман Лернер алып барды.
Уэйверли әфәнде чикара сәүдә багланышлары өчен барлык опцияләрне һәм мөмкинлекләрне җентекле презентацияләде: "Глобаль икътисадның – кече һәм урта предприятиеләрнең эшлекле ихтыяҗлары SupplyFinder нигезе булып хезмәт итә. SupplyFinder базарлардан түләүсез файдалану мөмкинлеген бирә һәм төп партнерлары белән бергә тармактагы профессионалларны берләштерә.
Яклар алга таба хезмәттәшлек итү турында килеште. Сәнәгать министрлыгыннан соң Лорд Уэйверли ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте.
Бүген Альберт Кәримов ТР Хөкүмәте делегациясе һәм Татарстандагы берничә предприятие вәкилләре составында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә булды. Делегацияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Визит барышында татарстанлылар кара металлургия өлкәсендә Россиядәге җитештерү гигантларының берсе булган "Магнитогорск металлург комбинаты" ГАҖ булды: №1 домна мичен карадылар; калын ПТЛ (стан 5000) табагын җитештерүне күзәттеләр; ЛПЦ 11 (стан 2000) цехын карадылар. "Магнитогорск металлург комбинаты" ГАҖ продукциясе нигездә төргәкле корыч, металлпрокат табаклары рәвешендә Татарстан Республикасының машина төзү предприятиеләренә китерелә.
Министр Альберт Кәримов үзенең визиты барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашуында катнашты. Хәзерге вакытта Чиләбе өлкәсе төбәкара сәүдә-икътисад багланышлары буенча Татарстанның әйдәп баручы партнерлары исәбендә. Хезмәттәшлек эше Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында 2018-2020 елларга Килешүне гамәлгә ашыру планы нигезендә үсеш ала.
Узган атнада Санкт-Петербург шәһәрендә ХХ халыкара урман сәнәгате форумы – ел саен үз мәйданында Россиядән һәм чит илләрдән урман сәнәгате тармагындагы барлык юнәлешләрдән әйдәп баручы компанияләрне туплаучы Урман сәнәгате комплексы конгрессы булды. Дискуссия барышында төп темалар "Урман стратегиясе - 2030" гамәлгә ашыру мәсьәләләре булды, ул РФ Хөкүмәте боерыгы (2018 елның 20 сентябрендәге 1989-р номерлы) нигезендә расланган, шулай ук 2018 елның 1 декабреннән башлап 2009 елның 1 маена кадәр каен үзагачын экспортлау буенча квота кертү (2018 елның 17 июлендәге 836 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә) темасы да күтәрелде. Конгресс эшендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлеге башлыгы Гүзәл Хисаметдинова катнашты.
Урман сәнәгате белгечләре һәм экспертлары пленар дискуссияләрдә тармакны үстерү тенденцияләре, актуаль мәсьәләләр һәм үсеш ноктасы турында фикер алышты. Әйтик, 27 сентябрьдә "Плитә һәм фанер сәнәгатен үстерү" темасына түгәрәк өстәл булды, анда эксперт сыйфатында "Алабуга" МИЗ КАСТАМОНУ заводы генераль директоры Али Кылыч чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасындагы завод мисалында агач эшкәртү базарын экологияләштерү турында сөйләде.
ХХ халыкара урман сәнәгате форумы турында тулырак: https://spiff.ru/
Хөрмәтле машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән профессиональ бәйрәм – Машина төзүче көне белән иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!
Машина төзелеше дөнья икътисадында әһәмиятле өлеш били, илнең үсеш дәрәҗәсенең сыйфатлы күрсәткече, стратегик куркынычсызлыкның һәм тотрыклылыкның төп элементы булып тора. Тармакта иң яңа эшләнешләр, фәнсыешлы технологияләр беренчеләрдән булып барлыкка килә һәм гамәлгә кертелә, интеллектуаль потенциал үсеш ала.
Бүген Татарстан Республикасының машина төзү комплексында 3000 артык предприятие бар, аларның 150се – зур предприятиеләр, тармакта барлыгы 120 меңнән артык кеше эшли.
Һәр хезмәткәрнең республикада машина төзү өлкәсен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтәргә кирәк, бу эшчеләрнең профессионаллыгы һәм һөнәренә булган мәхәббәте тармакта уңыш нигезе булып тора, продукция сыйфатын арттыруга һәм дөнья базарында безнең компанияләрнең абруен үстерүгә ярдәм итә. Хезмәткә намуслы караучы һәм газиз предприятиесенә тугрылык өлгесе булган ветераннар турында истә тоту мөһим.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, һөнәри сөенечләр һәм Татарстан файдасына яңа уңышлар телим!
ТР Премьер-министры урынбасары – Министр Альберт Кәримов