ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Альберт Кәримов Mahindra компаниясе делегациясе белән эшлекле очрашу үткәрде. Делегациягә Mahindra & MahindraLtd генераль директор - халыкара операцияләр бүлеге башлыгы Бисвас Сураб, Россиядә һәм БДБ илләрендә концерн вәкиле Кавалджит С. Маккар, компаниянең башка вәкилләре һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре керде.

Очрашуда яклар Mahindra машина төзү компаниясенең җитештерү куәтләрен локальләштерү мөмкинлекләре, продукцияне үз һәм партнерлык дилер челтәрләре аша сату һәм республика территориясендә сервис хезмәте күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Министр очрашуда ике яклы Татарстан-Һиндстан мөнәсәбәтләрен үстерү кысаларында хезмәттәшлек белән кызыксыну һәм аңа әзерлекне белдерде: "Сезнең визит Һиндстан белән Татарстан арасында инде булган уңышлы элемтәләрне үстерү потенциалын күрсәтә. Һиндстан Татарстан Республикасының мөһим стратегик партнеры булып тора. 2017 ел нәтиҗәләре буенча Һиндстан Республикасы белән Татарстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2,2 млн долларга якын тәшкил итте. Хезмәттәшлек белән кызыксынуны игътибарга алып, әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыруга ышаныч белдерәм".


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

26 октябрьдә Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетында (КИТТУ) Кытайның Norinco төньяк сәнәгать компаниясенең "Пиротехника" программасы буенча укуларын тәмамлаган  егерме дүрт белгеченә квалификация күтәрү турында документлар тапшыру тантанасы узды. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм Казанда КХР генераль консулы урынбасары Чэн Вэй әфәнде катнашты.

Чара барышында яңгыраган барлык чыгышларда Россия-Кытай хезмәттәшлегенең үсә барган актуальлеге, аерым алганда - инженер-технологик өлкәдә дә,  мәгариф һәм фән өлкәсендә дә КХРның югары технологияле предприятиеләре белән ныклы багланышлар булдыру темасы кызыл җеп булып узды.

Җыелганнарны сәламләп, Алмаз Хөсәенов безнең республиканың кытай ягы белән элемтәләрен ныгыту эшендә Казандагы КХР генераль консуллыгы эшенең әһәмиятен ассызыклады. "Республика җитәкчелеге Кытайга визитларда актив катнаша, кытай коллегалары - КХРның төрле провинцияләре вәкилләре белән очраша, Татарстан территориясендә хәзер үк берничә компания үз производстволарын урнаштырды, - дип билгеләп үтте ул. - Без гуманитар, мәгариф багланышлары ныгуга шат".

Кытай белән Россия арасында партнерлык стратегик характерда һәм даими ныгый, дип белдерде үз чыгышында генконсул урынбасары Чэн Вэй. "Кытай Россиянең иң эре сәүдә партнеры булып кала, безнең илләрнең нефть-газ ресурслары, атом энергетикасы, авиакосмик тармак һәм трансчик инфраструктурасы өлкәсендә уртак стратегик проектлары бар", - дип сөйләде дипломат. 2018-2019 еллар Кытай һәм Россия төбәкләренең хезмәттәшлек еллары, дип игълан ителде, һәм Norinco белән КИТТУның мәгариф проектлары үсеп килүче ике яклы хезмәттәшлекнең бер юнәлеше.

Бу - Norinco белгечләренең КИТТУда квалификация узган икенче төркеме. Кытай инженерларының беренче төркеме сентябрьдә "Энергия белән туендырылган материаллар" программасы буенча укуын тәмамлады.

КИТТУ (КХТИ) медиакоммуникацияләр идарәсе


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шуны хәбәр итә: Россия  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия оешмаларына комплекслы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә конструкторлык эшләрен үткәрүгә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә федераль бюджеттан субсидияләр алу хокукына конкурс сайлап алуы уздыруы турында (2013 елның 30 декабрендәге 1312 санлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган кагыйдәләр нигезендә) игълан итә.

Шуңа игътибар итәбез, конкурста катнашу өчен заявкалар бирү, расланган Регламент нигезендә, Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмати системасында (ГИСП) гамәлгә ашырыла. Заявкалар тапшыру буенча инструкция ГИСП белемнәр базасында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://gisp.gov.ru/documents/9184111/

Заявкалар 2018 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.

Элемтә өчен мәгълүмат:

Ксенофонтов Олег Викторович, тел. +7 (495) 632-88-05, E-mail: ksenofontov@minprom.gov.ru

Соболевский Павел Сергеевич, тел. +7 (495) 632-84-69, E-mail: sobolevskiy@minprom.gov.ru

25 октябрьдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев Беларусь Илчелеге бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук «БСВТ-новые технологии» (БСВТ-НТ) ҖЧҖ директоры урынбасары Эдуард Швалюк катнашты. Әңгәмә барышында Белоруссия БСВТ-НТ компаниясенең Россия оборона-сәнәгать комплексы (ОПК) предприятиеләре белән икеләтә билгеләнештәге продукция җитештерү буенча кооперацион хезмәттәшлеге  мәсьәләләре каралды. Яклар, Эдуард Швалюк белән Татарстан ОПК вәкилләренең Илчелек бүлеге һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы теләктәшлегендә узган сөйләшүләре барышында ирешелгән килешүләрне исәпкә алып, хәрби-техник өлкәдә үзара файдалы ике яклы хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуларын белдерде.

Республикада җитештерелә торган газ-мотор техникасының сыйфаты төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чаллыда КАМАЗ ясаган техника һәм НЕФАЗ автобуслары сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча техник совет утырышы узды. Киңәшмәдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук республиканың эре шәһәрләре һәм районнарының автотранспорт предприятиеләре, агросәнәгать комплексы һәм җитештерүче компания вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар газ-мотор йөк һәм автобус техникасын кулланган вакытта ачыкланган проблемалар гына түгел, сервисның оперативлыгын арттыру һәм аның сыйфатын яхшырту чаралары турында да фикер алышты.

"Киңәшмәнең мондый форматын нәтиҗәле дип саныйм, чөнки кулланучылар газ-балонлы автотехниканың сыйфаты һәм аны файдалану мәсьәләләре буенча җитештерүчегә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала, бу нәтиҗәдә җитештерелә торган техниканың сыйфатын арттыруга китерергә тиеш", - дип белдерде министр урынбасары Илдар Миңгалиев.

2018 елның 25 октябрендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды.

Утырышта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында элек төрле дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларын биләгән гражданнар белән тиешле вазыйфаларны биләүгә һәм аталган оешмаларда, дәүләт гражданлык хезмәтеннән эштән киткәннән соң, эшләр башкаруга килешү алу максатыннан хезмәт шартнамәләре төзү турында коммерцияле һәм башка оешмалардан килгән язма хәбәрләр, эшкә алучы вәкиленнән бүтән акча түләнә торган эш башкару турында хәбәрләр каралды.

Моннан тыш, комиссия Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының 2018 елның беренче яртысында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүматлар анализы нәтиҗәләренә күзәтүне һәм "Хакимият, Җәмгыять, Бизнес: коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе" Бөтенроссия конференциясе резолюциясен тикшерде.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия-Казакъстан Хөкүмәтара комиссиясен үткәрү алдыннан тармак эш төркемнәре һәм ярдәмче комиссияләрнең утырышлары уза.  

Көн дәвамында ике илнең тармак экспертлары төбәкара һәм чик буе хезмәттәшлеге, транспорт, ягулык-энергетика комплексы һәм сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук авыл хуҗалыгы буенча мәсьәләләрне эш төркеме форматында караячак.

"Безнең Казакъстан белән Татарстан арасында тауар әйләнешен 1 млрд долларга кадәр арттыру планнары бар. Бу - гамәлгә ашырырлык бурыч. Быел булмаса, киләсе елга без аңа, һичшиксез, ирешәчәкбез. Тренд шактый яхшы. Хәзер елына якынча 20% үсеш бара", - дип ассызыклады Казакъстан Милли икътисад министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Кайрат Торебаев.

 

 

Хөрмәтле таможня хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Таможнячы көне белән котлыйм. 

Таможня һәрвакыт, милли иминлекне һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап, дәүләтнең икътисадый мәнфәгатьләре сагында торды. Динамик үсүче тышкы сәүдә һәм икътисадый багланышлар шартларында таможня органнарының роле һәм әһәмияте арта бара. Моннан тыш, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен арттыру һәм халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү, нигездә, таможня хезмәтенең сыйфатлы һәм оператив эшенә бәйле. Ышанам ки, таможня хезмәте илләр арасында киртәләр кормый, ә киресенчә, аларның якынаюына булышлык итә.

Бүген Татарстан таможнясы Идел буе федераль округында күп кенә күрсәткечләр буенча лидер позицияләрен били. Нәтиҗәле таможня сәясәтен эшләү, яңача мәгълүмати технологияләрне кертү, халыкара эш стандартларыннан файдалану таможня органнары эшендә мөһим ориентирлар булып тора. Татарстан бәхете, Россия бәхете өчен таможнячыларның гадел һәм намуслы хезмәте иң ихлас рәхмәт сүзләренә лаек.

Бу бәйрәм көнендә ниятләнгән планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар, ныклы сәламәтлек, сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!

 

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары -

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры                                                                                                Альберт Кәримов


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Альберт Кәримов Чувашстан Республикасы икътисадый үсеш, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Леонид Ватковский җитәкчелегендә ЧР делегациясе белән эшлекле очрашу уздырды. Көн тәртибендә ике яклы сәүдә әйләнешен үстерү мөмкинлекләре һәм Татарстан территориясендә күрше республикада җитештерелгән продукцияне сату мәсьәләләре каралды. 

2018 елның 24 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов BASF химия концерны вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Алексей Савельчев, Россиядә һәм БДБда BASF башлыгы Кристоф Рёриг, корпоратив коммуникацияләр һәм GR буенча директор Иван Глушков һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты. Очрашу вакытында аралашу инглиз телендә барды.

Очрашу барышында яклар алман компаниясе һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. BASF башлыгы Кристоф Рёриг концерн производстволарын чыгарыла торган химия продукциясен куллану чыганакларына якын урнаштыру, аерым алганда республика предприятиеләре белән уртак производство төзү белән кызыксынуын белдерде һәм ТР кадрларының югары компетенция дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Альберт Кәримов Татарстан Республикасы потенциалын тәкъдим итте һәм республиканың Россия инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингында лидерларның берсе булуын һәм бүгенге көнгә "Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ, "Химград" Технополисы кебек инфраструктур мәйданчыкларны үстерү юлы белән әлеге статусны саклап калуның төп максат булуын билгеләп үтте.

Чара йомгаклары буенча BASF алман компаниясе һәм Татарстан Республикасының хезмәттәшлеген дәвам итү турында карар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International