Республикада җитештерелә торган газ-мотор техникасының сыйфаты төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чаллыда КАМАЗ ясаган техника һәм НЕФАЗ автобуслары сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча техник совет утырышы узды. Киңәшмәдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук республиканың эре шәһәрләре һәм районнарының автотранспорт предприятиеләре, агросәнәгать комплексы һәм җитештерүче компания вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар газ-мотор йөк һәм автобус техникасын кулланган вакытта ачыкланган проблемалар гына түгел, сервисның оперативлыгын арттыру һәм аның сыйфатын яхшырту чаралары турында да фикер алышты.
"Киңәшмәнең мондый форматын нәтиҗәле дип саныйм, чөнки кулланучылар газ-балонлы автотехниканың сыйфаты һәм аны файдалану мәсьәләләре буенча җитештерүчегә турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала, бу нәтиҗәдә җитештерелә торган техниканың сыйфатын арттыруга китерергә тиеш", - дип белдерде министр урынбасары Илдар Миңгалиев.