"РариТЭК" компаниясе газ-мотор ягулыгын кертү өлкәсендә шәхси эшләнешләрен күрсәтте

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 елның 13-15 февраль көннәрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды.

Күргәзмә экспозициясен карау барышында делегациягә агросәнәгать комплексында газ-мотор ягулыгын кертүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы компанияләренең коллектив стенды күрсәтелде. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләренә караганда, республиканың агросәнәгать комплексында газ-мотор ягулыгы кертелә – 300 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы табигый газда эксплуатацияләнә, ә 2018 елда "Полесье" комбайнын тест рәвешендә эксплуатацияләп карау тәҗрибәсе, сыек мотор ягулыгы белән чагыштырганда, чыгымнарның өч мәртәбә кимүен тәэмин иткән.

Үз чиратында, "РариТЭК" компаниясе үзе җитештергән криобакларны күрсәтте, алар конструкциясендә импорт комплект өлешләре файдаланылмый. Хәзерге вакытта 150 литрдан 500 литрга кадәр сыйдырышлы криобак чыгару эше җайга салынган. Әлеге эшләнмә, сыегайтылган табигый газ куллануны җәелдерү потенциалы белән берлектә, импорталмаш буенча да зур потенциал ача – моңа кадәр Россиядә криобаклар серияләп чыгарылмый иде.

Ягулыкны саклауның нәкъ менә криоген системалары авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш техникасында табигый газ куллануны җәелдерергә булышачак, чөнки урнаштыру өчен азрак габарит таләп итә, җиңелрәк, техниканың йөк күтәрүчәнлегенә йогынты ясамый диярлек һәм өстәмә тәэмин итмичә дә оптималь мотосәгать эшләргә мөмкин.

Авыл хуҗалыгы техникасы өчен двигательләрнең газ версияләрен эшләү "РариТЭК" экспозициясендә аерым темага әверелде. Агросәнәгать комплексында файдаланыла торган двигательләрнең 50%ыннан артык өлеше – "Минск мотор заводы"ның 4 һәм 6 цилиндрлы двигательләре. Шуңа күрә дә, авыл хуҗалыгы техникасында газ-мотор ягулыгын куллануны җәелдерү максатында, 2019 елның икенче кварталында "РариТЭК" компаниясе белән "Минск мотор заводы" арасында әлеге двигательләр өчен газ-мотор версияләренең прототипларын эшләү буенча Килешү имзалау планлаштырыла, ә 2019 ел азагында прототипларны апробацияләү йомгаклары буенча һәм компоновкалау чишелешләре нигезендә сәнәгый җитештерү турында карар кабул ителәчәк.

Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең түгәрәк өстәле кысаларында "РариТЭК" компаниясенең дизель ягулыгын 100% алмаштырып, табигый газда эксплуатацияләү өчен дизель техникасын конвертацияләү тәҗрибәсе каралды. "РариТЭК" компаниясе инде хәзердән үк авыл хуҗалыгында табигый газдан файдалану мөмкинлеген бирә торган технологияне эшләгән. Әлеге технология нигезендә ТР агросәнәгать комплексында 4000 мең "КАМАЗ" йөк автомобильләрен һәм "Кировец" тракторларын конвертацияләү мөмкинлеге бар. Газ-дизель ягулыгы белән чагыштырганда, әлеге технология максималь экономия тәэмин итә. Конвертацияләү өчен җайланма комплектлары һәм RGK двигательләре 7 млн артык чакрымда уздырылган тест эксплуатациясе барышында үзләренең ышанычлы булуын күрсәткән, алар сертификатлы һәм "Майский совхозы" кебек республиканың зур агрохолдингларында инде эксплуатацияләнә.

Агросәнәгать форумын уздыру нәтиҗәләре буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы "РариТЭК" компаниясенең мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануны җәелдерү буенча эшләнмәләрен уңай бәяләде.

"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International