TIAF supported by Automechanika 2019

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

26 февральдән 28енә кадәр Казанда  автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, бишенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы уза. Татарстан Республикасы өчен форумның уникальлеге аның төбәккә мөнәсәбәтле булуы белән аңлатыла. Биш ел эчендә TIAF Идел буенда автокомпонентлар индустриясе өчен әһәмиятле чара статусын алды. Аның концепциясенә эшлекле чаралар уздыру, әһәмиятле автоҗитештерүчеләрнең һәм автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләрнең казанышларыннан күргәзмә экспозициясе, шулай ук Татарстан Республикасындагы сәнәгый мәйданчыкларны карау керә.

Быел Форум һәм күргәзмә яңа мәйданчыкта - "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Мәйданны үзгәртү чараны күләмен арттыру һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару зарурлыгы белән аңлатыла. "Казан" халыкара аэропорты янәшәсендә урнашкан яңа конгресс-күргәзмә үзәгендә кирәкле заманча барлык инфраструктура бар һәм берничә кеше катнашындагы эшлекле сөйләшүләрдән башлап дөнья чемпионаты зурлыгындагы теләсә нинди чараны үткәрү мөмкинлеген бирә.

TIAF supported by Automechanika форумының эш программасына пленар утырыш, тармактагы танылган экспертлар катнашында эш сессияләре, автоҗитештерүчеләр ягыннан сатып алучылар белән бизнес-очрашулар һәм Россия автосәнәгатен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар кертелгән. Форумда автосәнәгатькә инновацияләрне кертү перспективалары һәм үзенчәлекләре турында сөйләшәчәкләр.

TIAF supported by Automechanika форумы эшенең икенче көнендә, 27 февральдә, автоҗитештерүчеләрнең һәм күмәртәләп сатып алучыларның Россия тәэминатчылары белән турыдан-туры сөйләшүләренең махсус сессиясе - В2В очрашулар узачак. Чакырылган катнашучылар арасында: COSHKUNOZ ALABUGA, ОЭЗ «АЛАБУГА», ОАТ, Avtotor, ARNPO, Elaz, DAIMLER KAMAZ RUS, Ford Sollers, Kamaz, PSA Group, Renault Russia кебек компанияләр, Самара өлкәсе Автомобиль сәнәгате кластеры, "Тропза" ЯАҖ.

Өченче көндә Ford Sollers җитештерү мәйданчыгына (Яр Чаллы) бару планлаштырыла.

Форум экспозициясендә Россия, Төркия һәм Кытайдан әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрдән, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өчен запас өлешләр, автокомпонентлар, җайланмалар җитештерүчеләрдән һәм җиткерүчеләрдән эшләр булачак, алар яңа әйберләрне һәм иң яхшы продуктларны күрсәтәчәк.

TIAF supported by Automechanika 2019 форумының күргәзмә экспозициясе кысаларында өченче ел рәттән Кытай автомобиль компонентлары җитештерүчеләреннән милли экспозиция күрсәтеләчәк. Анда Кытайдан 100 якын компания катнашачак, алар тормоз камераларын һәм дисклар, фильтрлар, кондиционерлар, радиаторлар, тизлек күчерү тартмаларын һәм аларга запас өлешләр, фаралар, пыяла чистарткычлар, кабызу кәтүкләре һәм күп кенә башка әйберләрне күрсәтәчәк.

TIAF supported by Automechanika өч көн эчендә үз продукцияңне һәм хезмәтләреңне потенциаль сатып алучыларның күпчелегенә күрсәтү, автомобиль җитештерү, аны төзәтү һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче компанияләрнең һәм автокомпонентларны күмәртәләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең вәкилләре белән турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеген бирә.

Чара уздырылган көннәрдә "Казан Экспо" ХКҮ кадәр "Җиңү Проспекты" метро тукталышыннан, 10.00 сәгатьтән башлап, һәр 30 минут саен түләүсез шаттллар йөреп торачак.

Тулырак мәгълүматларны Сез www.tiaf-forum.ru сайтыннан ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International