Татарстанда 70 меңенче Ford Transit җитештерелгән

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Алабугада Ford Sollers заводы конвейерыннан 70 меңенче Ford Transit автомобиле төшкән. Юбилейлы данә уртача база һәм ак төсле урта түбәле тоташ металлдан торучы фургоннан гыйбарәт. Фургон егәрлеге 125 ат көченә ия булган 2,2 литрлы Duratorq дизель двигателе һәм 6 баскычлы МКП белән җиһазландырылган.

Бүгенге көндә махсус һәм социаль билгеләнештәге линейкада 55 модификация исәпләнә һәм клиентларның үзгәрүчән ихтыяҗларына, яңа таләпләргә һәм пассажирларны йөртү регламентларына туры китерү өчен киңәйтелә һәм камилләштерелә. Бу автомобильләр  Sollers компаниясенең фәнни-техник үзәге ярдәмендә аккредитацияле кузов төзүчеләр белән партнерлыкта, Ford катгый сыйфат стандартларына туры китереп җитештерелә.

Быел компания заказга ике яңа версия алу мөмкинлеге турында хәбәр итте: болар – 14.2 метрга кадәрге биеклектә монтаж һәм төзелеш эшләрен уздыру өчен билгеләнгән, телескопик механизмлы күчмә уклы һәм йөк платформалы ("люлькалы") Ford Transit АГП-14Т фургоннары һәм гомуми биеклеге һәм версиясе 2300 мм кадәр киметелгән, автомобильгә җир асты парковкаларына үтеп керү мөмкинлеген бирә торган, инкассация өчен билгеләнгән фургоннар.

Ford Transit – Россиядәге уртак предприятиенең операция эшчәнлеген башлап җибәрү белән берлектә, Алабуганың Ford Sollers заводында җитештерелә башлаган беренче модель. Бүген Алабугадагы заводта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю процессын үз эченә алган тулы цикл технологиясе буенча 4 нче буын автомобиль җитештерү җайга салынган. Монда урнашкан производство Россиядәге сатып алучыларга Россия шартларында файдалануга җайлаштырылган заманча продуктны конкурентлы бәядән тәкъдим итү мөмкинлеген бирә. База версияләре линейкасында тоташ металлдан торучы фургон, автобус һәм, 4WD кертеп, төрле типтагы приводлар белән шасси бар.

Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International