Бүген Яр Чаллы шәһәрендә КАМАЗ заводы территориясендә яңа буын кабина каркаслары заводын ачу тантанасы узды. Ике автогигант: "КАМАЗ" ГАҖ һәм Daimler AG стратегик партнерлыгының яңа этабы яңа буын кабина каркасларын төзү буенча завод төзелеше белән истә калачак.
Тантаналы чара кысаларында производствога визит ясалды. Җитештерү Россиядә иң югары автоматлаштыру дәрәҗәсенә ия. Аның территориясендә эретеп ябыштыру, кабиналарны буяу һәм логистика цехлары, энергия үзәге урнашкан. Эретеп ябыштырылганнан соң кабина каркаслары конвейер буенча икенче катка килә, шуннан соң алар катафорез һәм буяу линиясенә, аннары киптерү линиясенә эләгә. Алга таба логистика зонасы каршы ала, биредә җыю һәм шассига монтажлау өчен "КАМАЗ" һәм "ДК РУС" җыю конвейерларына төяп озатыла.
Яңа завод төгәл логистика һәм сакчыл җитештерү принципларына туры килә. Премиаль сыйфатка ирешү өчен югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган эретеп ябыштыру цехы, супер каты лак-буяу материаллары нигезендә инновацион буяу технологияләрен куллану, кабиналарны җыю линияләренә алга таба күчерү өчен махсус трейлерларга йөкләүнең автоматлаштырылган системасы – әлеге яңа технологияләр Россиядә беренче тапкыр кабина каркасларын җитештерү заводында гамәлгә ашырылды. Кабина каркаслары заводын төзүгә инвестицияләрнең гомуми күләме 14 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.
2019 елның 27 маенда яңа завод ачылу тантанасында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростех дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин булды.
Алман ягыннан чарада Daimler AG Директорлар советы әгъзасы, Daimler AG йөк автомобильләре һәм автобуслары бүлекчәсе башлыгы Мартин Даум, Mercedes-Benz, Daimler AG йөк бүлекчәсе җитәкчесе Штефан Бухнер, "ДК РУС" Директорлар советы рәисе һәм "КАМАЗ" директорлар советы әгъзасы Геральд Янк, "ДК РУС" генераль директоры Андреас Дойшле катнашты.
"Кабина каркасларының яңа заводын эшләтеп җибәрү "КАМАЗ"га яңа модельле рәт – К5 буын автомобильләре җитештерүгә күчү юлында инвестицион программаны гамәлгә ашыруның мөһим пунктына әйләнде, – дип шәрехләде "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин. – Продукциянең яңа линейкасының беренче моделе – КАМАЗ-54901 магистраль тягачын без компаниядә чыгара башладык инде".
"Кабиналар заводы проектын гамәлгә ашыру концернга модельләр рәтен яңартуда һәм модернизацияләүдә "КАМАЗ" компаниясенә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шуның белән Daimler AG Россия автомобиль сәнәгате үсешенә үз өлешен кертә, җитештерү процессларын максималь рәвештә автоматлаштыру һәм камилләштерү өчен белемнәр, тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклаша", – дип билгеләп үтте "ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС" генераль директоры Андреас Дойшле.
"КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәте мәгълүматлары файдаланылды