Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасында үсемлекләрне саклау буенча химик чаралар җитештерү буенча дөньяда аналоглары булмаган ультразаманча "Август" заводы ачылды.
"Август-Алабуга" заводын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисенең агросәнәгать комплексы, табигать ресурслары һәм экология мәсьәләләре буенча урынбасары Алексей Гордеев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министр урынбасары Алексей Савельчев катнашты. Шулай ук мәртәбәле кунаклар арасында чарага Беларусь, Казакъстан һәм Кыргызстан тармак министрлыклары вәкилләре, "Август" компаниясенең эре партнер-предприятиеләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар килде.
Тантананы "Август" АҖ генераль директоры Александр Усков һәм "Август-Алабуга" ААҖ генераль директоры Владимир Алин үткәрде.
Завод төзелеше 2016 елда ук башланган, ә 2019 елның маенда завод Ростехнадзор таныклыгын алган. Төзелешнең инвесторы булып, "Август" компаниясеннән тыш, Сәнәгатьне үстерү федераль фонды да катнашкан, 500 млн сум күләмендә займ биргән.
"Август-Алабуга"ның җитештерү куәте елына 50 млн литр әзер продукция һәм 8 млн канистра полимер төргәк тәшкил итә. Предприятие алдынгы җиһазлар белән җиһазландырылган һәм югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган һәм роботлаштырылган. Заводта косметика һәм фармацевтика сәнәгатендә кулланыла торган "чиста" җитештерү методикасы кулланылачак.
Җитештерүнең ышанычлылыгы, югары сыйфатлы булуы, продукциянең сакланышы һәм куркынычсызлык техникасын үтәү заводка үсемлекләрне яклауның фәкать югары нәтиҗәле чараларын эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе Россия Федерациясе субъектларында, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен билгеләнгән, сәнәгать һәм технология инфраструктурасын үстерү эшен дәвам итә. Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе экспертлары тарафыннан "Белемнәр Икътисады Институты" автоном коммерциясез өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы белән берлектә "Сәнәгый технопарклар: оештыру һәм эшчәнлегенә идарә итү" мәгариф программасы эшләнгән, ул 2019 елның 15 июленнән 26 июленә кадәр узачак.
Программа "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында һәм "Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе" федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән.
Икътисадый һәм сәнәгать сәясәте өлкәсендә башкарма хакимият органнары, КУЭ ярдәм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре, технопарклар һәм сәнәгать технопаркларының идарә компанияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук сәнәгать технопаркы моделе буенча сәнәгать мәйданчыкларын үстерү белән кызыксынучы эре һәм урта бизнес вәкилләре мәгариф программасында катнашу өчен чакырыла.
Белем алу өчен гаризаларны 2019 елның 1 июленә кадәр тапшырырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе сайтында алырга мөмкин: www.akitrf.ru
Элемтә өчен: Александр Подковыров, мәгариф программасы җитәкчесе, 8-915-315-08-56, apodkovyrov@akitrf.ru, edprom@akitrf.ru
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Полигран" ҖК" ҖЧҖ тышкы икътисадый эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Компания – Россиянең кабель сәнәгате өчен полимер композицияләр җитештерә.
Киңәшмәнең темасы – Үзбәкстанга "Полигран" ҖК продукциясен экспортлау мөмкинлеге. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Экспортка ярдәм үзәге һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре СТ-1 сертификатын алу, продукцияне Үзбәкстанга чыгарганда таможня декларациясен рәсмиләштерү, шулай ук юридик документларны тиешенчә рәсмиләштерү һәм товар паспортын бирү мәсьәләләре турында аңлатты.
Татарстанда, шул исәптән яңа эш башлаучылар өчен дә, "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты составына керүче "Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү буенча системалы чаралар" төбәк проекты кысаларында экспортерларга ярдәм күрсәтелә. Проект предприятиеләргә "Россия экспорт үзәге" АҖ тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирүне, шулай ук экспортны алга этәрү максатларында Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән хезмәттәшлекне тәэмин итүне күздә тота.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында полимер продуктлар, аерым алганда, үзләре җитештергән станокларда поливинилхлорид (ПВХ) (алга таба алардан төргәкле полимер пленкалар һәм тукылмаган нигездәге эскәтерләр ясала) җитештерүче "Sanem Plastic" Төркия компаниясе вәкилләре белән киңәшмә узды.
"Sanem Plastic" Татарстан Республикасы территориясендә производство урнаштырырга планлаштыра. "Без сезнең республикада үзебезнең производствоны ачарга телибез һәм безгә Татарстан Хөкүмәте ягыннан ярдәм булуы бик мөһим", – дип ассызыклады компаниянең генераль директоры Ялчын Кутай.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев "Sanem Plastic" вәкилләренә Татарстанда предприятиене локальләштерү өстенлекләре турында җентекләп аңлатты: компаниягә төрле салым һәм таможня преференцияләре тәкъдим ителергә мөмкин, җитештерүне ачуда ярдәм күрсәтелә, консультация ярдәме һәм озата бару хезмәтләре күрсәтелә.
Предприятие вәкилләренә завод ачу өчен берничә мәйданчык тәкъдим ителгән: "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, шулай ук алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре (Татарстан территориясендә берничә шундый территория бар – Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләрендә).
Очрашу ахырында Алексей Савельчев "Sanem Plastic" вәкилләрен 2019 елның 2-4 сентябрь көннәрендә республикада узачак Татарстанның нефть, газ, химия форумында катнашырга чакырды, биредә Төркия компаниясе үз предприятиесенең продукциясен презентацияли алачак.
27 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә эш киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Леонидович, шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе, Татарстан китап нәшрияты, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда эшләгән күренекле шәхесләр – сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре турында китаплар һәм җыентыклар чыгару һәм аларны яңадан бастыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Киңәшмәдә шулай ук әлеге мәсьәләләр буенча махсус оештыру комитеты һәм эшче төркем төзү турында карар да кабул ителде.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан сәнәгатьне цифрлы үзгәртеп коруга дәүләт ярдәменең яңа чарасы – югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм (яки) үстерү максатларында цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү гамәлгә ашырылачак.
Субсидия бирү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 апрелендәге 529 номерлы карары белән расланган.
Конкурс аша сайлап алу 2019 елның 1 августыннан 20 августына кадәр планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Утырышта аяк киемен зарури идентификацион контроль билгеләре белән маркалауны кертү һәм республиканың төзелә торган социаль объектларында кабель продукциясенең сыйфатына кереш контролен кертү буенча эксперимент нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Төркиянең Көнчыгыш Кара диңгез төбәге экспортерлары берлеге (DKİB) катнашында икътисадый бизнес-форум узды.
Чараны оештыручылар – Төркиянең Сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Көнчыгыш Кара диңгез экспортерлары ассоциациясе.
Форум кысаларында пленар утырыш узды, анда Төркия вәкилләре Төркиянең Көнчыгыш Кара диңгез төбәгенә презентация үткәрде. Чараның төп тематикасы төзелеш секторы һәм төзелеш материаллары җитештерү иде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады. Ул Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм киләчәктә үзара файдалы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә әзер булуын белдерде.
Шулай ук форум кысаларында бизнес-очрашулар һәм Төркия компанияләре вәкилләре белән ике яклы сөйләшүләр узды. Биредә төрле юнәлештәге Төркия предприятиеләре тәкъдим ителде: автомобиль җиһазлары, мебель продукциясе җитештерүчеләр, төзелеш подрядчылары, бакыр, цинк һәм кургаш продукциясе җитештерүчеләр һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Чехия компанияләре вәкилләре бизнес-миссия белән килде. Аларның визиты Чехиянең сәүдәгә ярдәм итү буенча CzechTrade агентлыгы тарафыннан оештырылды. Агентлык Екатеринбург шәһәрендә Чехия Республикасы Генераль консуллыгы каршындагы Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коммерциясез оешмасы булып тора.
Визитның максаты – Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре белән танышу.
Бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрдән Татарстанга LDM торбаүткәргеч арматура җитештерүчеләр, DIMER сәнәгый тыгызлагыч җитештерүчеләр, шулай ук ŠKODA PRAHA инжиниринг хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр килгән иде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашуда Чехия предприятиеләре белгечләре үз компанияләренең эшчәнлек өлкәләре турында җентекләп сөйләде һәм Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты йомгакларына багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча уңышлы үсә.
Мәсәлән, 2012 елдан бирле ел саен сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеме утырышы уза. 2019 елда мондый утырыш 23-24 майда узган. Киләсе утырышны 2020 елда Ашхабад шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.
2019 елның 22 июнендә Төрекмәнстанның Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары, чит ил эшләре министры Рәшид Мередов җитәкчелегендәге делегациянең беренче составы Казанга килде. Төрекмәнстан делегациясе составына Төрекмәнстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук эре дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре кергән иде.
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанга 2019 елның 23 июне иртәсендә килде. Татарстан белән Төрекмәнстан Хөкүмәте делегацияләре "Казан" халыкара аэропорты мәйданчыгында сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карап чыкты. Татарстанның 16 эре предприятиесе техника, җитештерелә торган продукция үрнәкләрен һәм сәнәгать җиһазларын тәкъдим итте.
Шуннан соң Казан Кремлендә киңәйтелгән форматта очрашу булды, анда фикер алышуның төп темасы сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлектән гыйбарәт иде. Яклар Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгын ачу һәм төрекмән авиакомпаниясе башкара торган Казан белән Ашхабад арасындагы авиарейслар ешлыгын арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар итте.
Ахырда берничә килешү имзаланды:
Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлегенә багышланган киләсе чаралар арасында түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк.
2019 елның 28 июнендә Ашхабад янәшәсендә Төрекмәнстанның көньягында табигый газдан бензин синтезлау заводы ачылачак. Аны ачу тантанасында "Татнефть" ГАҖ компаниясе вәкилләре катнашачак.
Быел Төрекмәнстанда Беренче Каспий икътисадый форумы узачак. Форум 2019 елның 12 августына билгеләнгән, Татарстаннан делегация катнашу мәсьәләсе хәл ителә.
Төрекмәнстан җыелма командасы "World Skills" – "Яшь профессионаллар" дөнья чемпионатында катнашачак, ул бу елның августында Казанда узачак.