Төрекмәнстан делегациясенең Татарстанга булган визиты нәтиҗәләре

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты йомгакларына багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Татарстан белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек төрле юнәлешләр буенча уңышлы үсә.

Мәсәлән, 2012 елдан бирле ел саен сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төрекмәнстан-Татарстан уртак эш төркеме утырышы уза. 2019 елда мондый утырыш 23-24 майда узган. Киләсе утырышны 2020 елда Ашхабад шәһәрендә үткәрү планлаштырыла.

2019 елның 22 июнендә Төрекмәнстанның Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары, чит ил эшләре министры Рәшид Мередов җитәкчелегендәге делегациянең беренче составы Казанга килде. Төрекмәнстан делегациясе составына Төрекмәнстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук эре дәүләт корпорацияләре җитәкчеләре кергән иде.

Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов Татарстанга 2019 елның 23 июне иртәсендә килде. Татарстан белән Төрекмәнстан Хөкүмәте делегацияләре "Казан" халыкара аэропорты мәйданчыгында сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карап чыкты. Татарстанның 16 эре предприятиесе техника, җитештерелә торган продукция үрнәкләрен һәм сәнәгать җиһазларын тәкъдим итте.

Шуннан соң Казан Кремлендә киңәйтелгән форматта очрашу булды, анда фикер алышуның төп темасы сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлектән гыйбарәт иде. Яклар Казанда Төрекмәнстанның Генераль консуллыгын ачу һәм төрекмән авиакомпаниясе башкара торган Казан белән Ашхабад арасындагы авиарейслар ешлыгын арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар итте.

Ахырда берничә килешү имзаланды:

  • "КАМАЗ" ГАҖ һәм "Туркменавтоулаглары" агентлыгы арасында "КАМАЗ" маркалы автотранспорт техникасын китертү һәм 2020-2021 еллар чорында техник ярдәм күрсәтү турында килешү. Килешү шулай ук төбәкләрдә ремонт-эксплуатация базаларын оештыруны, техник хезмәткәрләр өчен уку курслары оештыруны, автотранспорт техникасын эксплуатацияләүне контрольдә тотуның бердәм системасын эшләүне һәм гамәлгә кертүне күздә тота.
  • "Татнефть" ГАҖ белән "Туркменнебит" ДК арасында нефть һәм газ скважиналарын бораулау, шулай ук "Туркменнебит" ДК ятмаларында яңа технологияләр кертү өлкәсендә хезмәттәшлек турында Меморандум.
  • Төрекмәнстанның химия тармагын ике якка да файдалы һәм озак сроклы нигездә үстерүнең перспектив инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турында "КЭР-холдинг" ИК" ҖЧҖ белән "Туркменхимия" ДК арасында Меморандум.

Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлегенә багышланган киләсе чаралар арасында түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк.

2019 елның 28 июнендә Ашхабад янәшәсендә Төрекмәнстанның көньягында табигый газдан бензин синтезлау заводы ачылачак. Аны ачу тантанасында "Татнефть" ГАҖ компаниясе вәкилләре катнашачак.

Быел Төрекмәнстанда Беренче Каспий икътисадый форумы узачак. Форум 2019 елның 12 августына билгеләнгән, Татарстаннан делегация катнашу мәсьәләсе хәл ителә.

Төрекмәнстан җыелма командасы "World Skills" – "Яшь профессионаллар" дөнья чемпионатында катнашачак, ул бу елның августында Казанда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International