Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев Samsung Electronics вәкилләре белән очрашты.
Очрашу цифрлаштыру өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланды.
Samsung Electronics цифрлы мобиль технологияләр департаменты директоры Александр Терехов предприятиедә цифрлы продуктлар кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.
Samsung Electronics стратегиясе – хезмәткәрләрне, процессларны һәм активларны цифрлаштыру хисабына оешмаларны зур масштабта цифрлаштыруны гамәлгә ашыру. Компания бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен төрле продуктлар тәкъдим итә, аерым алганда, мобиль эш урыннары, махсус җайланмалар, укыту өчен VR технологияләр, шулай ук мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары.
Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты делегациясе составында бүген Германиядә Тюрингия федераль җиренең Веймар шәһәренә килде.
Визит программасының беренче пункты Веймарның "Баухауз" университеты булды. Үзенең эшчәнлегендә университет фәнни тикшеренүләрнең заманча методикаларын актив куллана. "Баухауз"ның Санлы лаборатория белгечләре Татарстан делегациясенә "Төзелештә ясалма интеллект" һәм "Bauhaus Mobility Lab" (мобильлек, логистика һәм энергия белән тәэмин итү өлкәсендә чишелешләр лабораториясе) проектларын тәкъдим итте.
Алга таба делегация Татарстан Республикасы Президентының Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашуында катнашты, шуннан соң "Татарстан – Тюрингия" эш форумы узды.
Форум кысаларында яклар Татарстан белән Тюрингия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, үзара тәэминат күләмен һәм номенклатурасын арттыру, ИТ, машина төзелеше һәм гуманитар өлкәдә элемтәләрне ныгыту турында фикер алышты.
Форум ахырында Татарстан белән Тюрингия компанияләре арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды: "Казан электротехника заводы" АҖ, "Микро-Гибрид Электроник ГмбХ" компаниясе һәм "Карнет" ҖЧҖ хезмәттәшлек турында өч яклы килешүне имзалады, "Химград" технополисы һәм "IBYKUS" компаниясе арасында ике яклы килешүгә кул куелды.
Тюрингиягә эш визитының йомгаклау этабы Эрфурт мәгариф үзәге – техник һәм производство һөнәри белем бирү өлкәсендә инновацион хезмәтләр күрсәтүче мәгариф оешмасы эшчәнлеге белән танышу булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Партия Генераль советы Президиумының илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча контрольлек төркеме эш визиты белән "Вакууммаш" АҖ килде.
Төркем әгъзалары арасында – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Светлана Бессараб һәм Дмитрий Скриванов, шулай ук РФ Федерация Советы әгъзасы Юрий Федоров.
Визит кысаларында контрольлек төркеме "Вакууммаш" АҖ вәкилләре белән "Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы ЭСТҮ ДАУ компетенцияләре төбәк үзәге вәкилләре һәм завод хезмәткәрләре катнашты.
Предприятиенең баш инженеры Сергей Голоднов презентация үткәрде, анда илкүләм проектны производствога кертү нәтиҗәләре, аны гамәлгә ашыруның икътисадый нәтиҗәләре, шулай ук предприятиенең киләчәккә булган планнары турында сөйләде.
Презентациядән соң чарада катнашучылар "Вакууммаш" АҖ эш цехларында булды, анда алар илкүләм проектны гамәлгә кертү нәтиҗәләрен турыдан-туры күрде һәм завод хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
"Вакууммаш" АҖ илкүләм проектта 2018 елдан башлап катнаша, аның кысаларында заводта "2НВР-60Д һәм 2НВР-90Д насосларын ясау агымында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" пилот проекты эшли башлаган. Хәзерге вакытта заводта процесс вакытын киметү, тәмамланмаган җитештерүне киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру күрсәткечләренә ирешү буенча бурычлар уңышлы хәл ителә.
2019 елның 21 июнендә Менделеевскида "Аммоний" АҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов акционерларның еллык гомуми җыелышын үткәрде, анда предприятиенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм еллык бухгалтерлык хисабы расланды.
Шулай ук предприятие Директорлар советының яңа составы да сайланды: Антон Лысенков – "ВЭБ" ДК Вице-президенты, Айнур Айделдинов – Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды башкарма директоры, Альберт Кәримов – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Ринат Сабиров – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Ирек Салихов – "Ядран-Ойл" ЯАҖ Директорлар советы рәисе.
"Татнефть"нең нефть эшкәртүче "ТАНЕКО" комплексында висбрекингның калдык өлешен вакуум ярдәмендә кудыра торган блоклы ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасында турыдан кудырылган беренче бензин алынган.
ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасының исәпләнгән куәте елына 6 миллион тонна нефть тәшкил итә. Җайланмада углеводород газы, турыдан кудырылган бензин фракциясе, керосин һәм дизель фракцияләре, вакуумлы газойль, гудрон эшләп чыгарылачак.
ЭЛОУ-АВТ-6 генераль проектчысы – "ИНКО-ТЭК" ҖЧҖ, төзелешнең генераль подрядчысы – "Оргнефтехим-Холдинг" ҖЧҖ. ЭЛОУ-АВТ-6 технологик схемасы шулай итеп сайланган ки, алга таба эшкәртү тирәнәйтелгән очракта, НП һәм НХЗ комплексларының барлык җайланмаларын чимал белән тәэмин итә ала.
"Татнефть" компаниясенең ватандагы машина төзүчеләр белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән эше нәтиҗәсендә барлык технологик җиһазларга заказ бирелгән һәм Россия заводларында җитештерелгән.
ЭЛОУ-АВТ-6 беренчел эшкәртү җайланмасын эшләтеп җибәргәннән соң, "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводының гомуми проект егәрлеге елына 14 млн тоннага кадәр артачак.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Татарстан Республикасына өч көнлек визит белән Ачех провинциясе Халык вәкилләре советының VI комиссиясе (Индонезия Республикасы) делегациясе килде.
Делегациянең эш сәфәре сәламәтлек саклау, парламентара хезмәттәшлек һәм башка өлкәләрдәге чит ил тәҗрибәсен өйрәнү белән бәйле.
21 июньдә Ачех провинциясенең VI комиссиясе рәисе урынбасары Сөләйман Али җитәкчелегендәге делегация ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына килде, анда аларны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер каршы алды. Ул Татарстан белән Индонезия арасындагы тышкы сәүдә хезмәттәшлегенең әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук республиканың сәүдә-сәнәгать потенциалын презентацияләде.
Индонезия вәкилләре шулай ук Ачех провинциясе ХВС VI комиссиясенең эшчәнлеген күрсәтте һәм сәламәтлек саклауны җайга салу һәм башка өлкәләрдәге үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Делегация шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында, "Эйдос-робототехника", "Эйдос-медицина" һәм "Татхимфармпрепараты" АҖ предприятиеләрендә дә булды. Визит кысаларында Индонезия кунаклары шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Татарстан хастаханәләрендә булдылар.
Бу җәйдә Казанда беренче тапкыр кояш батареяларында көймәләр узышы узачак. "Кояшлы регата – 2019" чарасына 27 июньнән 30 июньгә кадәр Россиянең 26 төбәгеннән 50дән артык команда җыелачак. Ярышлар Түбән Кабан акваториясендә узачак.
"Кояшлы регата" – уникаль чара, анда катнашучылар тизлектә, кояш энергиясе хисабына хәрәкәт итүче экологик көймәләрнең маневрлыгы һәм чыдамлыгы буенча ярыша ала. Конкурсның максаты – инженерлык иҗатын һәм заманча экологик технологияләрне популярлаштыру.
"Кояшлы регата"ны оештыручы – "Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары милли үзәге" АКО. 2019 елда ярышларның Бөтенроссия этабы Казан шәһәре мэриясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, шулай ук "Берләшкән суднолар төзелеше корпорациясе" АҖ ярдәмендә узачак. Ярышларның төп партнеры – Казан дәүләт энергетика университеты.
"Кояшлы регата" халыкара инженерлык ярышлары Россиядә 2014 елдан бирле үткәрелә. Элегрәк бу ярышлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владивосток, Калининград, Бөек Новгород һәм Грозный шәһәрләрендә узган иде инде. 2018 елдан башлап ярышларда мәктәп командалары да катнаша ала.
Бүген инженер осталыгы буенча "Ел инженеры" республика конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, "Казан милли тикшеренү технология университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Сергей Юшко, "Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сәгетдинов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры урынбасары Игорь Рассман катнашты.
Татарстан – сәнәгый үсеш алган төбәк, республика территориясендә сәнәгатьнең барлык тармаклары диярлек эшли: авиация һәм суднолар төзү, машина төзелеше һәм энергетика, нефть һәм газ, химия һәм медицина һәм башка бик күп. Республика җитәкчелеге төбәкнең инженерлык корпусын формалаштыру, алга этәрү һәм популярлаштыру, шулай ук инженерлык хезмәтенә җәмәгатьчелек игътибарын арттыру, һөнәри компетенцияләрне саклау һәм яңа эшләнмәләрне, алдынгы технологияләрне стимуллаштыру кирәклегенә аерым игътибар бирә.
Шуның белән бәйле рәвештә, "Ел инженеры" республика конкурсы төбәкнең инженер кадрлары үсешенә, республиканың иң яхшы инженерларының казанышларын популярлаштыруга һәм инженер хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыруга ярдәм итә.
Конкурсны үткәрү нәтиҗәсендә киләчәктә перспективалы эшләнмәләр өчен кулланылачак Татарстан Республикасындагы иң яхшы инженерларның мәгълүматлар банкы төзелә.
Конкурсны үткәрү өч категориядә тәкъдим ителә:
"Булачак инженерлар" – инженер белгечлеге студентлары;
"Яшьлек, уңыш, перспектива" – 35 яшькәчә булган инженерлар;
"Тәҗрибә, казанышлар, компетентлылык" – 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар.
республика икътисадындагы тармаклар киселешендә 12 номинация буенча:
1. Машина төзелеше (авиатөзелеш, суднолар төзелеше, приборлар төзү һ.б.);
2. Радиоэлектроника, элемтә, оптика;
3. Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
4. Нефть сәнәгате;
5. Газ сәнәгате;
6. Энергетика;
7. Җиңел сәнәгать, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
8. Медицина сәнәгате;
9. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате;
10. Төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате;
11. Транспорт, юл хуҗалыгы;
12. Авыл хуҗалыгы.
Оештыру комитеты төрле белгечләрне, ә атап әйткәндә түбәндәгеләрне катнашу өчен чакыра:
- инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентларын,
- Татарстан Республикасы предприятиеләренең гамәлдәге/эшләүче инженерларын: җитештерү процессларын, линияләрне һ.б. үстерүгә өлеш кертүче инженер-конструкторларны, җитештерүче инженерларны.
Конкурс лауреатларын бүләкләү тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты катнашында планлаштырыла һәм Россиянең яки чит илләрнең теләсә кайсы инженерлык югары уку йортында стажировка узу өчен өстәмә сертификат тапшыру күздә тотыла.
Республиканың барлык актив инженерларын "Ел инженеры" конкурсы кысаларында үзләренең сәләтен һәм эшләрен күрсәтергә көтәбез!
Конкурста катнашу өчен документлар пакетын тутырырга кирәк, тасвирламаны монда карарга була.
Бүген Татарстан сәнәгатьчеләре делегациясе Чехия Республикасы башкаласы Прагада булды. Бер көнлек визитның эш программасы бик бай иде.
Көннең беренче яртысында Альберт Кәримов FANS һәм PBS Energo компанияләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр уздырды. Аерым алганда, FANS Чехия компаниясенең су әйләнеше системалары һәм градирнялар җитештерү өлкәсендә, ә PBS Energo компаниясенең турбиналар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү планнары турында сүз барды.
Аннары Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу буенча уртак эш төркеменең җиденче утырышы узды. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкләде. Чехия делегациясен ЧР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Эдуард Мыржицки җитәкләде. Уртак эшче төркем утырышында шулай ук ике төбәкнең дәүләт идарәсе органнары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Фикер алышу барышында яклар, уздырылган эш Чехия белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә, дип билгеләде. Агымдагы чорда Чехиядән рәсми һәм эшлекле делегацияләрнең, шул исәптән югары дәрәҗәдә дә, визитлары узды.
Эш төркеме утырышында яклар "КВЗ" ГАҖ, "Вакууммаш" АҖ кебек Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру турында сөйләште. Икенче яктан, Чехиянең "ПБС ЕНЕРГО" АҖ, "Йигострой", "MPower Engineering a.s.", "FAVEA" компанияләренең һәм башкаларның базарга керү һәм/яки Татарстан предприятиеләре белән кооперациясенә кагылышлы планнары әйтелде.
Перспектив юнәлешләр арасында станоклар төзү һәм авиация өчен мотор төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекнең алга таба үсешен, сәнәгать һәм юл төзелеше өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча Чехия компанияләре тәҗрибәсен куллануны, яңа энергия саклаучы технологияләр кертүне, биотехнологияләр куллануны, шулай ук Чехия компанияләренең Казанда тармак күргәзмәләрендә катнашуын, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны, Чехия һәм Татарстан югары уку йортларының хезмәттәшлек итүен билгеләп үтәргә кирәк.
"Татарстан предприятиеләре Чехия бизнес даирәләре белән авиация, машина төзелеше, станоклар төзү, мәгариф проектларын да кертеп, уртак эшләр уздыру өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тели. Без үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча диалогка әзер, өстәвенә, Прагада ун елдан артык Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли", – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.
Уртак эш төркеме сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы эшен уңай бәяләде һәм киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтү өчен алшартлар билгеләде. Ахырда Уртак эшче төркемнең Җиденче утырышы беркетмәсенә кул куелды.
Көннең икенче яртысында Татарстан һәм Чехия предприятиеләренең бизнес-форумы узды, анда республиканың сәнәгать потенциалы һәм сәнәгать предприятиеләре тәкъдир ителде, шуннан соң эшлекле элемтәләр белән алмашу булды.
Эшлекле визит ахырында Альберт Кәримов Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчесе Александр Змеевский белән очрашты. Очрашу Россия Илчелеге бинасында узды.
Иртәгә ИТ-паркта "Хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерү: Профстандартлар. Яңа һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы үзләштерү өчен шартлар тудыру" темасына семинар-киңәшмә узачак. Катнашу – бушлай.
Семинар "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында үткәрелә. Чараның максаты – пенсия алды яшендәге затларга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү чараларын тормышка ашыру һәм билгеле бер хезмәт функцияләрен үтәү өчен кирәкле хезмәткәргә квалификация таләпләре өлешендә һөнәри стандартларны куллану.
Семинарны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештыра. Катнашу өчен https://leader-id.ru/events/ сылтамасы буенча Leader ID теркәлү узарга кирәк.
Чаралар 2019 елның 21 июнендә 15:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 52, ИТ-парк, 3 кат – кайнау ноктасы.