ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Альберт Кәримов В.А.Белугин исемендәге "Цифрлы икътисад" үзәге вәкилләре белән киңәшмә үткәрде, үзәк белгечләре Татарстан предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча үз проектларын тәкъдир итте.

"Җитештерү процессларын планлаштыру һәм мониторинглау программа-аппарат комплексы" дигән шартлы исем астындагы проектлар республиканың сәнәгать предприятиеләрендә 2017 елдан башлап гамәлгә ашырыла.

Мондый комплекс предприятиеләрдә цифрлы икътисад элементларын кертү хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген 20-40% арттырырга ярдәм итә. Ә атап әйткәндә,

  • "санлы эш үзәкләре" кысаларында җитештерү персоналының һәм җитештерү җиһазларының үзара хезмәттәшлеген оештыруда
  • җитештерү планын формалаштыру өчен цифрлы мониторингның математик методларын һәм инструментларын куллануда
  • бер цех кысаларында җитештерүне планлаштыру, исәпкә алу һәм мониторинглауда
  • реаль вакыт режимында җиһазлар мониторингында, ул исә эшсез тору сәбәпләрен вакытында ачыклау һәм бетерү мөмкинлеген бирә.

Очрашуда әлеге программа эше турында республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән уңай фикерләр әйтелде. Алга таба комплексны республика мәнфәгатьләрендә куллану буенча тәкъдимнәр формалаштыру планлаштырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Альберт Кәримовның "Лукойл-Уралнефтепродукт" ҖЧҖ генераль директоры Андрей Гаврилец белән беренче эшлекле очрашуы узды. Яклар Татарстан Республикасы территориясендә компаниянең АЗС челтәрләрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.

2018 елда предприятиеләрне эреләндерү турында карар кабул ителгән, шуннан соң "Лукойл-Пермнефтепродукт" "Лукойл-Уралнефтепродукт"ка кушылган. Шул ук вакытта "Лукойл-Уралнефтепродукт"ка яңа төбәк идарәчесе – Олег Попов билгеләнгән.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Республикада губернатор Александр Бурков җитәкчелегендә Омск өлкәсе делегациясе булып китте. Делегация составында Омск губернасының профильле министрлыклары, ведомстволары һәм кайбер предприятиеләре җитәкчеләре бар иде.

Визитның төп максаты – республиканың алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Альберт Кәримов губернаторны "Эйдос-медицина" һәм "Эйдос-робототехника", "А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "Химград" технополисы кебек предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштырды. Моннан тыш, элегрәк югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркына бару һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгында Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү булды.

Эш көне ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды, шуннан соң Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Омск өлкәсе Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

Яңартылган Ford Sollers уртак предприятиесе бүген рәсми рәвештә операция эшчәнлеген башлап җибәрде. Компаниянең яңа структурасында Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ акционерлары партнерлар булып кала, шул ук вакытта "СОЛЛЕРС" ГАҖ устав капиталында 51% өлешкә ия идарәче акционер булып тора.

Ford Sollers Ford Transit модельле җиңел коммерцияле автомобильләр сегментында һәм аның базасында махсус һәм социаль билгеләнештәге версияләрнең киң линейкасы булган позицияләрен ныгытуны дәвам итәчәк.

"Алабуга" махсус икътисадый зонасында (Алабуга шәһәре, Татарстан) Ford Sollers заводында, эретеп ябыштыруны һәм буяуны да кертеп, тулы цикл технологиясе буенча Ford Transit җитештерү дәвам итә. Уртак предприятие җитештерү күләмнәрен арттырырга планлаштыра, бу Ford Transit Россия базарында чит ил брендлары арасында лидер позициясен саклап калу гына түгел, сегментта үз өлешен арттыру мөмкинлеген дә бирәчәк.

Хәзерге вакытта заводта яңартылган Ford Transit версиясен җитештерүгә әзерлек бара. Үзгәрешләр интерьерның бер өлешенә, экстерьер детальләренең төсле палитрасына һәм салонны бизәкләү өлешенә кагылачак, шулай ук аерым элементларны модернизацияләү һәм кузовларны өстәмә ныгыту да күздә тотыла. Яңартылган автомобильләр агымдагы елның сентябрендә Алабугада завод конвейерыннан китәчәк. Шул ук вакытта махсус модификацияләр линейкасын киңәйтү эше дәвам итә, ул мәктәп автобусларыннан ашыгыч ярдәм машиналарына һәм автолавкаларга кадәр 55 версияне үз эченә ала.

Ford Sollers уртак предприятиесенең башка өстенлекле проекты вертикаль локальләштерүне алга таба үстерү булып тора, ул Россиядә чималдан башлап әзер компонентлар чыгаруга кадәр бөтен җитештерү чылбырын оештыруны күздә тота.

Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча

29 июнь көнне Казанның Түбән Кабан күле территориясендә беренче мәртәбә "Кояшлы регата" инженерлык ярышлары узды. Конкурста Россиянең 26 төбәгеннән барлыгы 38 мәктәп һәм 7 студентлар командасы катнашты.

Ачылу тантанасына "Кояшлы регата" инженерлык ярышларын оештыру комитеты президенты, "Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары илкүләм үзәге" АКО директоры, Казан дәүләт энергетика университетының фәнни эшләр буенча проректоры һәм башкалар килде.

Ярышларга әзерлек барышында катнашучылар суднолар практикасы таләпләренә, судноларны кору, аларның диңгездә йөзү үзенчәлекләренә, шулай ук судно белән идарә иткәндә файдаланыла торган судно корылмаларын һәм җиһазларын эксплуатацияләү нечкәлекләренә төшенергә тиеш иде.

Ярышлар барышында мәктәп укучылары һәм студентлар үзләре өчен "Иң яхшы пилот", "Иң яхшы дизайн-проект", "Иң яхшы конструктор", Еврокласс-1 "Электрчы", Еврокасс-2 "Тизлекле", Еврокасс-3 "Сынап караулы" һ.б. исемнәрне алу өчен көч сынашты.

30 июньдә "Кояшлы регата"ны тәмамлап КДЭУда "Су транспортында яңадан торгызыла торган энергетика" инженер-экологик форумы узды, белгечләр анда үз докладлары белән чыгыш ясый алды. Форумның төп темалары: Россиядә һәм дөньяда торгызыла торган энергетиканы куллануның агымдагы проблемалары һәм озак сроклы перспективалары, диңгез һәм елга транспортында суднолар төзелешендә кояш элементларын куллану, "Кояшлы регата" ярышларында студентлар командалары күрсәткән инженерлык чишелешләре.

"Кояшлы регата" инженерлык иҗатын һәм заманча экологик технологияләрне популярлаштырырга, техник белемле һәм яңа тенденцияләрдә һәм технологияләрдә ирекле ориентлашырга сәләтле "киләчәк белгечләре" тәрбияләргә ярдәм итә.

"Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары илкүләм үзәге" АКО матбугат хезмәте материаллары буенча


28
июнь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Кораб төзүчеләр көне белән котлыйм!

Хәзерге дөньяда суднолар төзү сәнәгате дәүләтнең милли куркынычсызлыгын билгели.

Берничә гасыр элек нигез салынган кораб төзелеше традицияләребезне "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ, "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ һәм башкалар кебек предприятиеләр, Россиянең судно төзү тармагында лаеклы урын биләп, дәвам иттерә.

"Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ составына керүче "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" – Россиянең иң эре һәм стратегик мөһим судно төзү предприятиеләренең берсе. Үз тарихында завод тарафыннан 1500 артык диңгез, елга корабы һәм төрле класска караган суднолар төзелгән.

Республикадагы кораб төзүчеләрнең һәркайсының һөнәри осталыгы һәм яраткан эшенә тугрылыгы илебез судноларының иң яхшы традицияләренә җавап бирә. Үз хезмәтегез белән Сез Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә, илнең оборонага сәләтле булуына һәм икътисадый куәтенә бәяләп бетергесез өлеш кертәсез.

Кадерле дуслар, бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, шәхси һәм һөнәри уңышлар, гаилә бәхете телим!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры 

Альберт Кәримов

Бүген Альберт Кәримов предприятие эшчәнлеге белән танышу максатында "Риэль Инжиниринг" ДК предприятиесендә булды. Презентацияне компания төркеме җитәкчесе Таһир Әхмәтҗанов үткәрде.

Компанияләр төркеменә Яр Чаллы шәһәренең "Риэль Инжиниринг" ҖЧҖ һәм Иннополис шәһәрендә урнашкан "Риэль Цифрлы технологияләр" ҖЧҖ керә. Предприятие "Цифрлы җитештерү Индустриясе 4.0+" классына караган программа-аппарат комплексларын эшләп чыгара һәм җитештерә. Компания автоматлаштыру буенча тулы хезмәтләр комплексын күрсәтә: проект-смета документларын эшләү, җитештерү, программа белән тәэмин итү, монтажлау, эшләтеп җибәрү-көйләү һәм сервис хезмәтләре.

АСУТП, SCADA, MES, ERP, BI дәрәҗәләрендә сәнәгать предприятиеләрен комплекслы автоматлаштыру һәм предприятиедәге барлык процессларны колачлау буенча чишелешләр тәкъдим итү портфелендә: сату, проектлау, җитештерү, эксплуатацияләү, маркетинг.

Предприятиене автоматлаштыру системаларын үзара интеграцияләү өчен SMART-CDB мәгълүмат шинасын (ЭВМ өчен программаны теркәү турында таныклык №2017615780) эшләп чыгаручы булып тора.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең сәнәгать зонасында Кама аръягы төбәге территориясендә "Техногород" өстәмә белем бирү күпфункцияле үзәге төзелешенә тантаналы шартларда старт бирелде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министр Альберт Кәримов, "Ростех" дәүләт корпорациясе, "КАМАЗ" ГАҖ җитәкчелеге һәм башка рәсми затлар катнашты.

Проектның миссиясе: мәгариф – милләтнең уңышлы үсешенә нигез булып тора.

Уникаль өстәмә белем бирү үзәге һәм уку мәйданчыклары комплексы балаларга һәм яшьләргә төрле дәрәҗәдәге техник белем алуга, шулай ук предприятиеләрнең, оешмаларның төбәк уку йортлары белән стратегик хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән. Проект мәгариф үзәгенә 2500 яшь техникны җәлеп итүгә исәпләнгән. Анда белем бирү-күңел ачу комплексы, инновацион комплекс, проект комплексы һәм тикшеренү-ял үзәге каралган.

Киләчәктә "Техногород" шәһәр яшьләрен тәрбияләү һәм укыту урыны булырга тиеш, анда автомобиль техникасының төрле үрнәкләре белән комплекслы танышу өчен шартлар тудырылачак.

Бүген Яр Чаллының пресслау-рама заводында Австриядән чит ил баклары китерүгә алмаш булачак алюминий ягулык баклары чыгару буенча яңа линия эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Вице-премьер Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа линияне эшләтеп җибәргәнче Россиядә сыйфаты һәм күләме буенча "КАМАЗ" таләпләренә җавап бирерлек алюминий ягулык бакалары җитештерелмәгән, шуңа күрә дә предприятие продукцияне чит илдән сатып ала торган булган. 2017 елда "КАМАЗ" алюминий ягулык баклары җитештерү буенча үз производствосын оештыру турында карар кабул иткән. 2018 елда Сәнәгатьне үстерү фонды компания проектын хуплаган һәм җитештерүчегә "Комплект эшләнмәләр" программасы буенча займ биргән.

 Проект кысаларында "КАМАЗ" 200-800 литр күләмендәге алюминий ягулык баклары чыгара башлаган. Яңа җитештерү куәте елына 35 мең бак тәшкил итә. Шул ук вакытта линия универсаль булып тора һәм алюминийдан да, корычтан да ягулык баклары җитештерү мөмкинлеген бирә.

"Быел без КАМАЗ автомобильләренең яңа буынын җитештерә башлыйбыз, һәм бу проект компания өчен аеруча әһәмиятле. Икътисадый аспекттан тыш, үз линиябез безгә реаль вакыт режимында бакларның сыйфатын КАМАЗ автомобильләренең мөһим компоненты буларак күзәтеп торырга, шулай ук кулланучының үсә торган ихтыяҗларына җавап итеп аларның конструкциясен камилләштерү мөмкинлеген бирәчәк. Һәм, әлбәттә, бу компаниянең импортны алыштыру стратегиясен гамәлгә ашыруда тагын бер адымы", – дип билгеләп үтте "КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә "КАМАЗ" Австриядән импорт алюминий баклары китерүдән баш тартачак. Үзендә җитештерелгән бакларны куллану "КАМАЗ"га елына 500 млн сум яки бер бак исәбеннән 10 меңнән 18 мең сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алюминийдан ясалган ягулык баклары магистраль, шәһәрара һәм шәһәрдә пассажирлар йөртү өчен коммерция автомобильләрендә кулланыла. Аларның өстенлекләре арасында – корыч ягулык багына карата авырлыгы кимрәк,  коррозиягә нык һәм янгын куркынычсызлыгы.

Элегрәк Сәнәгатьне үстерү фонды предприятиегә яңа җиһазлар сатып алу өчен ташламалы займ тәкъдим иткән булган. Проектның гомуми бюджеты 544 млн сум тәшкил иткән, шуның 230 млн сумы – Сәнәгатьне үстерү фондыннан алынган займ. Ташламалы финанслау КАМАЗга Россиядә алюминий бакларның заманча производствосын локальләштерү мөмкинлеген биргән, һәм хәзер предприятие читтән кертелә торган югары сыйфатлы продукцияне мөстәкыйль җитештерә.

КАМАЗ өчен дә, төбәк өчен дә мөһим проект Сәнәгатьне үстерү фонды займын җәлеп итеп гамәлгә ашырылган 150нче производство булган.

Бүген Яр Чаллыда Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Түгәрәк дата уңаеннан истәлекле стеланы ачу тантанасы булды. Гидротөзүчеләр урамында урнашкан гидравлик турбина рәвешендәге әлеге монумент ГЭС төзелешендә катнашкан төзүчеләрнең, монтажчыларның һәм гидроэнергетикларның хезмәт батырлыгын гәүдәләндерә.

Шулай ук программа кысаларында "Энергетик" мәдәният сараенда НкГЭС төзелеше ветераннары катнашында тантаналы җыелыш узды.

Ветераннарга мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Түбән Кама ГЭСының кайбер хезмәткәрләренә шулай ук "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" дигән мактаулы исемнәр бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International