Герман Лернер Хакасия Республиксы Башлыгы Валентин Коновалов белән очрашуда катнашты

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы Башлыгы Валентин Коновалов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Хакасия делегациясе Казанга «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашу өчен килгән.

Очрашуда катнашучылар төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Хакасия җитәкчелегенең тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча тырышлыгын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан да бу юнәлештә зур эш алып бара, һәм тәҗрибә уртаклашу программаларын үстерергә тәкъдим итте.

Төбәкләр арасында сәүдә мөнәсәбәтләре 2016 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үсә. Бүген Татарстан КАМАЗлар өчен запас частьләр, дизель ягулыгы һәм бензин, шиннар, азотлы ашламалар, медицина инструментлары һәм җиһазлары, дарулар, төрле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Үз чиратында Хакасиядән республикага бентонит порошогы, күмер, ит ярымфабрикатлары һ.б. лар килә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Коновалов уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, цифрлаштыру, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында да сөйләштеләр.

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Валентин Коноваловка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International